Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2021

Новости за 10.08.2021

Самарада «Татарларда кунакта» күргәзмәсе кысаларында мастер-класс була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 12 августта П.В.Алабин исемендәге Самара өлкә тарихи-туган якны өйрәнү музеенда (Ленин урамы, 142) «Татарларда кунакта» күргәзмәсе кысаларында Завьяловлар остаханәсеннән значоклар һәм магнитлар ясау буенча кызыклы мастер-класс узачак. Башлана – 18.00 сәгатьтә. «Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Завьяловлар иҗади остаханәсе – гаилә проекты ул. Анда һәркемнең үз юнәлеше (таш һәм тире эшкәртү, рәсем сәнгате, керамика, заманча һәм традицион чигү) бар. Студия җитәкчесе... Читать дальше...

Казанда хәрби үзәктә белем алган студентлар Саратов өлкәсендә тантаналы ант бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 7 августта Саратов өлкәсендә Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КАИ) Хәрби укыту үзәгенең ике йөздән артык курсанты Ватанга тугры булырга тантаналы ант бирде. Саратов өлкәсе имам-мөхтәсибе курсантлар белән очрашты. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, студентларның хәрби җыены Саратов өлкәсенең Вольск шәһәре янында Шихан гарнизонының мобиль бригадасы базасында узды. Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — Россия... Читать дальше...

«Авангард» газетасы баш мөхәррире вафат булу сәбәпле, «Татмедиа» кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Авангард» газетасының баш мөхәррире Инга Сәфәрова вафат. «Татмедиа» җитәкчелеге һәм коллективы журналистның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Инга Валериевна — зур тәҗрибәгә ия кеше, хөрмәткә лаек җитәкче, мөхәррир, искиткеч кеше. Аның эшлекле һәм кешелек сыйфатлары, бай тормыш тәҗрибәсе, ярдәмчеллеге һәм киң күңеллелеге дусларында һәм хезмәттәшләрендә тирән ихтирам уятты», — диелә некрологта. Читать дальше...



Владимир Леонов: БДБ илләре уеннарында көрәш ярышлары була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Казанда узачак беренче БДБ илләре уеннарына көрәш кергәнен әйтте. «БДБ илләренең спорт органнары вәкилләре белән уеннар программасы буенча фикер алышып, барлык катнашучы илләрне канәгатьләндергән компактлы формат сайланды. Анда футбол юк, мәсәлән. Баскетбол өчкә өч булачак. Көрәш калды, чөнки ул БДБ илләрендә үсеш алган», — диде Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта. Татарстанның... Читать дальше...

Самара имамы: ХХ гасырда тартып алынган мәчетләр кайтарылды, инде яңаларын төзү кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самараның «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Вакказов шәһәрнең узган гасырда тартып алынган мәчетләренең барысы да мөселманнарга кире кайтарылганын, хәзер яңа мәчетләргә ихтыяҗ булуын әйтте. «Кайтарасы барлык биналарны кайтарып бетерделәр инде. Хәзер кайтарыр нәрсә калмады. Шулай да мәчетләр җитми. Самарада бүгенге көндә җиде генә мәчет, бу бик аз. Халык яңгыр, кар яуса да намазны урамда укый. Яңа мәчетләр төзергә кирәк», — дип сөйләде ул  «Интертат» ка. Читать дальше...

Казанга Ярославльдән килгән туристлар суррогат алкоголь эчеп агуланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Светлана Белова). Ярославль өлкәсеннән килгән ир белән хатын һәм аларның гаилә дусты Казанда суррогат коньяк эчеп агуланган. Үзләре табибларга сөйләгәнчә, алар исерткечне (карап торышка коньякны хәтерләткән литр ярымлы сыеклык) әле Ярославльдә чагында ук таксисттан сатып алган. 7 августта алар Казанга килгән, ә 8 август иртәсендә әлеге сыеклыкны эчкәннәр. «Хатын-кызның берничә сәгатьтән соң хәле начарайды, косты, ә 9 август иртәсендә аңын югалтты. Аны бик авыр... Читать дальше...

Татарстанда Кызыл китапка кертелгән агулы тарантул табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның Баулы районында көньяк рус тарантулы табылган, аны «дала үрмәкүче» дип тә атыйлар. Татарстанның Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул үрмәкүч-бүреләр гаиләсенә керә, һәм Татарстанның Кызыл китабында теркәлгән. Ул бик сирәк очрый. Көньяк рус тарантулы гадәттә ярымчүл, дала һәм урман-дала зоналарында очрый. Республика территориясендә ул Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Буа районнарында яшәргә... Читать дальше...

Нурлатцы могут составить претензию в письменной форме при покупке некачественной обуви

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Отдел Защиты прав потребителей Чистопольского территориального органа Госалкогольинспекции РТ по Нурлатскому району поможет составить претензию в письменной форме, если обнаружены недостатки в обуви уже по окончанию гарантийного срока...

Казанда узачак БДБ илләре уеннарына билетлар 12 августта сатуга чыга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанда 4-11 сентябрьдә узачак БДБ илләре уеннарына билетлар 12 августта сатуга чыгачак. «Трибуналар белән җиһазландырылган объектларга билетлар сатуны оештырачакбыз. Аларны бердәм бәядән — 300 сумнан сату планлаштырылган», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министр сүзләренчә, билетлар Гимнастика үзәгенә, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгенә, КАИ — ОЛИМП спорткомплексына, «Мирас» һәм «Тулпар» стадионнарына... Читать дальше...

Новости России
Москва

Дивный новый мир цифровизации: в Москве пройдет Форум «Время цифры»


Татарстанда тагын 49 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «20 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 20, Чаллыда — җиде, Әлмәт, Түбән Кама һәм Тукай районнарында — өчәр, Зәй һәм Лениногорск районнарында ... Читать дальше...

4-11 сентябрьдә Казанда БДБ илләре уеннарында ун илдән килгән спортчылар катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 4-11 сентябрьдә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Биредә ун илдән 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә. «БДБ илләре уеннары беренче мәртәбә былтыр уздырылырга тиеш иде. Пандемия аркасында ул ике мәртәбә кичектерелде. Мин уеннарның бу юлы төгәл булачагын ышандыра алам. Аларны уздыру карары БДБ илләре хөкүмәтләре тарафыннан расланды», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министр сүзләренчә... Читать дальше...

Курган өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгендә балаларны изү тегәргә өйрәткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Курган өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгендә балалар өчен «Татар хатын-кыз күкрәкчәсе – изү» дип аталган мастер-класс узган. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эш вакытында фетр, ялтыравык пластинкалар һәм сәйлән кулланылган. Мастер-класс башланыр алдыннан Алена Ковригина балаларга хатын-кыз киеменең әлеге элементы хакында сөйләгән. Очрашу традицион чәй мәҗлесе белән төгәлләнгән. Балалар Зәкия Боровикова әзерләгән тәмле камыр ризыклары белән сыйланган, диелә хәбәрдә.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елене Рыбакиной поставили неожиданный «диагноз»






Очень дорого: во сколько обходится владение электромобилем в крупных городах

Бассейны под открытым небом снова заработают в Москве

В Щелкове хозяевам незаконных гаражей дали срок для предоставления документов

«Себе дороже»: ЕС не решится на санкции против российского СПГ