Зәй күперендә ремонт сәбәпле, шәһәрара автобуслар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районында 16 августтан Зәй елгасы аша күперне ремонтлауга керешәләр. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәрара һәм сезонлы автобус маршрутлары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә. Автобуслар Зәй шәһәре аша йөриячәк, әмма юл бәясе шул ук калачак. Юл ераклыгы арту белән бәйле барлык чыгымнарны башкарма комитет үз өстенә алачак. Автобусларны җибәрү урыннары да үзгәрешсез кала. Транспорт хәрәкәтен чикләүгә карамастан, күпер аша җәяүлеләр өчен чыгу урыны булачак. Бу турыда... Читать дальше...