Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Новости за 28.09.2021

Ташкентта Хезмәт фронты ветераны Сабира Фәттахова вафат булган

Tatar-inform.tatar 

​(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Яккасарай районы буенча Хезмәт фронты ветераны Сабира Фәттахова вафатына бәйле кайгы уртаклаша. Сабира апа 10 сыйныфны тәмамлаган, балаларга төрле фәннәрне укыткан, тылда хезмәт куйган, дип яза Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте. Ул 102 яшен тутыруга карамастан, хәтеренә зарланмый һәм теләсә нинди темаларга сөйләшә иде. Ел саен үзәк активистлары һәм яшьләр... Читать дальше...

Россиядә ковидтан үлүчеләр саны буенча антирекорд куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең рекордлы саны теркәлде, илдә 852 кеше вафат булды. Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр иткәнчә, бер тәүлектә Россиядә коронавирусның 21 559 яңа очрагы теркәлгән. Авыручыларның иң күбе Мәскәүдә (2541) һәм Санкт-Петербургта (1530), шулай ук Мәскәү (1450), Самара (586) һәм Воронеж (551) өлкәләрендә булган. Россиядә коронавирус инфекциясен профилактикалауга юнәлдерелгән прививка кампаниясе дәвам итә.

Россия илчелеге Һиндстанга барырга теләүчеләргә киңәшләр бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Һиндстанга барырга теләүчеләргә кирәкле документларны алдан ук әзерләргә кирәк, ә анда баргач үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга кирәк. «Төп киңәш — сәламәтлегеңне кайгырту. Һәм үзең белән дәвалау өчен җитәрлек суммага теркәлгән медицина иминиятләштерүе булырга тиеш. Шуны да онытырга ярамый, Һиндстанда коронавирус инфекциясе пандемиясе генә түгел, ә тагын денг бизгәге, малярия кебек башка авырулар да бар, аларны черкиләр тарата», — диде журналистларга Россиянең... Читать дальше...

Атна ахырында Татарстанда җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Җомгадан башлап Татарстанда җылытачак. 1 октябрьгә кадәр республикада төнлә түбән температуралар булырга мөмкин.   Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне явым-төшемнәр ихтималы аз, әмма төнлә һава температура -3 градус кадәр төшәргә мөмкин. 29-30 сентябрьдә көндез 6-12 градус булачак.   Якынча фаразларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә температура күтәреләчәк. Төнлә 0-5, 1 октябрьдә көндез 9-14 һәм 2 октябрьдә 11-16 градус булачак.



Татар галимнәре тел һәм үзаң турында сөйләште, әмма тел сәясәте турында берни әйтмәде

Azatliq.org 

Татарстан фәннәр академиясенең 30 еллыгына багышланган очрашуларда тел белгечләре татар теленә ихтыяҗ тудыруны сорады. Тарихчылар татарларны федераль үзәк биргән мөмкинлекләрдән файдаланмауда гаепли. Ләкин алар сәяси мәсьәләләрне күтәрергә теләмәде.

Кардиолог йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының төрләре турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанлылар интеккән йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары билгеле булды. «Беренче чиратта, югары кан басымы — гипертоник авыру, халыкның өчтән бере югары кан басымы белән авырый, бер өлеше бу хакта белми», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Идел буе федераль округының штаттан тыш баш кардиологы Альберт Галявич Табиб сүзләренчә, Татарстанда 300 меңгә якын кеше гипертония белән авыручылар буларак теркәлгән... Читать дальше...

Эльмира Зарипова: Татарстанда пенсиянең уртача күләме 15475 сум тәшкил итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада пенсиянең уртача күләме 15475 сум икәнен әйтте. «Өлкән яшьтәге кешеләрнең төп кереме — пенсия. Татарстанда пенсиянең уртача күләме 15475 сум тәшкил итә. Пенсиясе яшәү минимумыннан кимрәк булганнар өстәмә федераль түләү ала. Кызганычка каршы, андый кешеләр дә бар. Өстәмә түләү федераль бюджеттан күчерелә», — диде Эльмира Зарипова Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта. Читать дальше...

Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында стелла урнаштырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында символик стелла урнаштырдылар. Проектны оештыручы һәм инициаторы — «Шәех Сәед» мәдрәсәсен тәмамлаган, хәзер Селәү авылы мәчете имамы булып эшләүче Равил хәзрәт Арсланов, дип хәбәр итте үзенең Фейсбуктагы аккаунтында «Шәех Сәед» мәдрәсәсе директоры урынбасары Али Хәбибуллин. Стелла авылга керә торган җирдә урнашкан. Ярымай куелган ике шпиль авылда ике мәчет булуын күрсәтә, ә ачылган китап — татарларның, мөселманнарның белемгә омтылышын сурәтли. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан бәйсезлегенең 30 еллыгы бәйрәмендә канташты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Ашхабадта Төрекмәнстан бәйсезлегенең 30 еллыгы уңаеннан оештырылган парадның мактаулы кунаклары булды. Парадны Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов кабул итте. Анда читтән торып хәрби-диңгез көчләре корабльләре дә катнашты, бәйрәм парады зур мониторда трансляцияләнде, дип яза «Туркменистан сегодня» басмасы. Парадтан тыш, театральләштерелгән тамаша һәм ат ярышлары узды. Читать дальше...

Руслан Шагалиев кабат Иннополис мэры вазифасына сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ». Эльза Кузнецова). Бүген Иннополиста I чакырылыш Шәһәр советы депутатларының беренче сессиясе булды. Анда шәһәр мэры сайланды. Шәһәр белән идарә итү вазифасын кабат Руслан Шагалиевка тапшырдылар. Мэрны сайлау беренче тапкыр яңа форматта узды, аны Совет депутатлары сайлады, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Иннополисның матбугат хезмәтендә. Шәһәрнең депутатлар советы тавыш бирүдә тулы составта катнашты. Җиде депутатның барысы да Руслан Шагалиевка тавыш бирде. Бүгеннән... Читать дальше...

Новости России
Москва

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: в чем отличие химических фильтров от физических


Русия галимнәреннән чит илгә сәфәрләре турында хисап таләп итмәкчеләр

Azatliq.org 

Фәнни-тикшеренү институтлары яки югары уку йортлары халыкара килешүләр турындагы хисапларында дәүләт серенә ия затларны санап узарга тиеш булачак. Шунда ук чит илгә ниятләнгән сәфәрләр турында сөйләүләре таләп ителә.

Татарстанда коронавирусның 60 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронвирусның 60 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше авыруны читтә, 57 кеше аралашу юлы белән йоктырган. «24 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында. Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, монда 20 кеше вирус йоктырган. Чаллыда 12, Тукай районында 6 очрак теркәлгән. Республика муниципалитетларында барлыгы 15 кеше авыру йоктырган. 2021 елның 18 сентябренә булган мәгълүматларга караганда... Читать дальше...

Эльмира Зарипова: Татарстан халкының дүрттән бере — өлкән кешеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республика халкының дүрттән бере өлкән кешеләр икәнен әйтте. «Соңгы алты ел эчендә республикада өлкәннәр саны җиде процентка артты. Бүгенге көндә Татарстан халкының дүрттән бере — өлкән кешеләр. Алар арасында күпчелекне 65 яшьтән узганнар тәшкил итә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең 28 проценты авыл җирендә яши», — диде Эльмира Зарипова Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла на старте турнира WTA-500 в Страсбурге






У генерала-лейтенанта Вадима Шамарина, задержанного по подозрению в коррупции, нашли недвижку и элитные авто

В июне в районе Марьино завершат строительство храма в честь святых Петра и Февронии Муромских

Выставку боевых трофеев СВО открыли в Химках

Детский сад и школа: крупный образовательный комплекс построят на юге Москвы