Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Новости за 28.09.2021

Ковидка каршы яңа вакцина сыный башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы «Бетувакс-КоВ-2» вакцинасының клиник сынаулары октябрьдә башлана. Алдарак «Татар-информ» Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге препаратны куллануга рөхсәт бирде дип язган иде. Сынауларның ике фазасын да киләсе елның 31 августына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Сынауларда Санкт-Петербургта һәм Пермьдә яшәүче 170 кеше катнашачак, дип хәбәр итә «Сколково» фонды. «Вакцинада генетик материал, артык антиген йөкләнеш, өстәмә консервантлар, стабилизаторлар һәм органик булмаган адъювантлар юк... Читать дальше...

Уфада хор дирижеры, педагог Ризалә Бикмөхәммәтова вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендә 88 яшендә озак авырудан соң Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хор дирижеры, педагог Ризалә Бикмөхәммәтова вафат булды. « Башинформ » хәбәр итүенчә, Ризалә Бикмөхәммәтова Башкортстандагы югары музыкаль белем бирүне оештыручыларның берсе була. Аның фәнни эшләре милли хор дирижерларын әзерләү һәм уку йортларында уку процессын интенсификацияләү проблемасына багышланган.

Воспитатель детского сада «Буратино» удостоилась Благодарственного письма

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Руководители Нурлатских местных отделений Всемирной общественной организации татарских женщин «Ак калфак» и Всемирного конгресса татар Гулия Галямова и Альфия Галаутдинова в День воспитателя и всех дошкольных работников посетили дошкольное образовательное учреждение города Нурлат "Буратино".

Инфекционист: Коронавирус пандемиясе тагын бер ел дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе тагын ким дигәндә бер ел дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новостига табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде. Аның сүзләренчә, төгәл фаразлар өчен вирусның мутацияләнәме, юкмы икәнен белү кирәк. Әгәр мутацтяләнсә, ни дәрәҗәдә үзгәрүен һәм адаптацияләнүен аңларга кирәк. Коронавирустан Pfizer вакцинасы җитештерүче компания башлыгы Альберт Бурла ел саен вакцинация үткән очракта, гадәти тормышка әйләнеп кайтырга мөмкин дип белдерә.



Россия мәктәпләрендә контроль эшләр саны кимиячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Рособрнадзор, Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәктәпләрендә контроль һәм тикшерү эшләре санын киметүне тикшерәчәк. Ведомствога әлеге йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин кушты. «Мәсьәләне эшләп бетерергә һәм гомуми белем бирү оешмаларында контроль һәм тикшерү эшләре санын киметүне тәэмин итәргә», — дип билгеләп үтелә Кремль матбугат хезмәте бастырган указ текстында. Дәүләт башлыгы мәгариф учреждениеләрендә белемнәрне тикшереп тору методик яктан нигезләнгән булырга тиеш, дип ассызыклады. Читать дальше...

Казанда Фәнис Яруллин истәлегенә мемориаль такта ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 29 сентябрь көнне Казанда Татарстанның Халык шагыйре Фәнис Яруллин яшәгән йортта мемориаль такта ачыла. Тантаналы чара Жуковский урамы, 9 йорт адресы буенча сәгать унбердә узачак, диелә шагыйрьнеж инстаграм аккаунтында.

Түбәнкамалылар ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр турында кайнар элемтә аша хәбәр итә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Шәфкатьлелек» үзәгендә 36-75-49 кайнар элемтә телефоны оештырылган, аның буенча теләсә кайсы кеше караучысыз калган һәм ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкәннәр турында хәбәр итә ала. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайт ында хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 70 меңнән артык өлкән буын вәкиле яши, бу барлык халык санының 25 процентын тәшкил итә. 90 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр — 770 кеше, шуларның икесе — 100 яшьтән өлкәнрәк... Читать дальше...

Әлмәттә тагын бер ковид госпитале ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә онкология диспансеры базасында тагын бер ковид-мәйданчык ачарга дигән карар кабул ителде. Район активы белән традицион планеркада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, коронавирус белән хәл кискенләшә бара. «COVID җиңелмәде. Шәһәрдә барлык мәйданчыклар да тулы», — диде Тимур Нагуманов. Район башлыгы шулай ук Роспотребнадзорга һәм полициягә эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

Алабуга Үзәк китапханәсендә шагыйрә Кадрия Наил белән очрашу кичәсе булды

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 28 сентябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында шагыйрә Кадрия Наил белән «Мин башкача яши алмам» дип аталган очрашу кичәсе узды. Әлеге чарага медицина көллиятендә укучы 1 курс студентлары чакырылды. Очрашу вакытында шагыйрә үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды, күңеленә иң якын булган шигырьләрен укыды. Шулай ук Кадрия Наил шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, аңа багышланган презентация тәкъдим ителде. Китапханәчеләр... Читать дальше...

Әлки районында хәрби комиссариат хезмәткәре бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре »). Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссариаты хезмәткәре Марат Булат улы Шакиров Оборона министрлыгының «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Ул Дәүләт гражданлык хезмәтен бик яхшы һәм нәтиҗәле итеп башкарганы, үзенә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәгәне, озак еллар макталып эшләп килгәне өчен бүләкләнгән.

Әгерҗедә милли костюм көненә багышланган чаралар булды

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 28 сентябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). 3 нче мәктәптә Россия халыкларының милли костюмы көненә багышланган чаралар булды. Анда укучылар Россия халыкларының милли костюмнары үзенчәлекләре белән таныштылар, костюм элементларын, аның характерлы үзенчәлекләрен өйрәнделәр, милли костюмнар барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Стенд күргәзмәсе оештырылды, анда укучылар белән «Милли костюм — халык традициясе» дигән темага әңгәмә үткәрелде. «Милли костюм үзенчәлекләре» дип исемләнгән рәсем конкурсы да узды.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Мыскина

Овечкин, Яковлев, Фридзон и Мыскина сыграли в падел-теннис в Турции: «Победила дружба»






Судан хочет договориться с Россией о запуске прямых авиарейсов

Певец Юлиан рассказал о предсмертном сообщении сына Зайцева

Месть из прошлого, или почему Путин начал чистку МО РФ

Рособрнадзор начнет собирать информацию о незнании мигрантами русского языка