Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Новости за 28.09.2021

Ким Миңнуллин: Яшьләрдә кулъязмалар белән кызыксыну арта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин электрон системалар ярдәмендә яшьләрнең кулъязмалар белән кызыксынуы артуын әйтте. «Булган мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юлларын эзләү безне электрон системага алып килде. Электрон проектларыбыз да бар. Бу — мәгълүматны халыкка җиткерүнең бер ысулы. Электрон системалар аша эшләгәндә, яшьләрнең кызыксынуы арта. Чөнки проектларыбызны мәгариф системасына да тәкъдим итәбез»... Читать дальше...

Татарстанда яшәүче иң өлкән хатын-кызга — 108, ир-атка — 104 яшь

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада яшәүче иң өлкән хатын-кызга — 108, ир-атка — 104 яшь икәнен әйтте. 108 яшьлек хатын-кыз Әлмәт районында яши. Ул 1913 елның 27 сентябрендә дөньяга килгән. Иң өлкән ир-атка 104 яшь. Ул 1917 елның 2 гыйнварында туган һәм бүгенге көндә Казанда яши. «Соңгы елларда 100 яшьтән өлкән кешеләр саны арта бара. 2017 елда республикада йөз яшен тутырган 170 кеше булса... Читать дальше...

Искәндәр Гыйләҗев: Татарлар — энциклопедияле халык

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татар халкы — энциклопедияле халык, Татарстан — энциклопедияле республика. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде. «Безнең институтка татарны энциклопедияле итү максат итеп куелган. Институт 27 ел элек оешкан. Иң зур казанышыбыз — алты томлы татар энциклопедиясе. Читать дальше...

Азат Ахунов: Гаяз Исхакыйны милләтчелектә гаепләүчеләр хаклы түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ, Гадел Әхмәтҗанов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов Гаяз Исхакыйның милләтчелектә гаепләнүен дөрес түгел дип саный. «Гаяз Исхакый турында бик күп мифлар бар. Бездә аңа, начар мәгънәдә, милләтче буларак карыйлар. Чынлыкта, ул туган илендә барган процесслар өчен җанатып яшәгән, үзенең туган җирен, рус әдәбиятын яраткан, рус язучылары белән аралашкан»... Читать дальше...

Татарстан яшьләре Якутиядә урман янгыннары нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия халык фронты яшьләр бүлекчәсенең Татарстан төбәк командасы Якутиядә урман янгыннары нәтиҗәләрен юкка чыгаруда ярдәм итте. Кыр шартларындагы эшләрдә «Молодежка ОНФ» бүлекчәсенең Татарстан вәкилләре Якутиядә зыян күргән бер авылда хәрабәләрне җыештырырга ярдәм иткән, дистәләгән йортны караган, шунда яшәүче 13 кешегә булышкан.   Россия халык фронтының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, эшләр Якутиядәге Бясь-Кюель авылы янында барган. Монда августның беренче яртысында янгын булган. Читать дальше...

Татарстанның Хөкүмәт йортындагы сишәмбе брифингы концерттан башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Хөкүмәт йортында узучы сишәмбе брифингы бу юлы Балтач районының «Ядкәрь» ансамбле чыгышыннан башланды. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Ядкәр» ансамблен Балтач районының иң көчле халык ансамбльләренең берсе, «Балкыш» фестивале лауреаты дип таныштырды. Аның сәнгать җитәкчесе — Марат Габделхаков. Ансамбльнең Министрлар Кабинеты киңәшмәләр залында чыгыш ясавы якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан булды. Читать дальше...

Рособрнадзор мәктәпләрдә контроль эшләрне киметү эшен уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Рособрнадзор Россия мәктәпләрендә контроль һәм тикшерү эшләре санын оптимальләштерү буенча эш алып барган. Бу йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин биргән иде.  Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тиешле киңәшләр ил төбәкләренә уку елы башланганчы, август аенда җибәрелгән, дип яза РИА Новости. Россия Президенты Владимир Путин Рособрнадзорга, Россиянең Мәгариф министрлыгына һәм төбәк хакимиятләренә мәктәпләрдә контроль һәм тикшерү эшләре санын киметергә йөкләмә биргән иде. Читать дальше...

«Табигать һәм табигый байлыклар» энциклопедиясенең татар телендәгесе әзерләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты «Табигать һәм табигый байлыклар» энциклопедиясенең татар телендәгесен әзерләгән. Институт директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә бу хезмәт җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятканын әйтте. Русчасы аның 2017 елда чыккан булган. «Экология министрлыгы безгә мөрәҗәгать итеп, икенче басмасын чыгардык. Читать дальше...



Татар энциклопедиясе институты муниципаль берәмлекләр буенча яңа проект әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты муниципаль берәмлекләргә багышланган энциклопедия чыгару буенча яңа проект әзерли. Институтның төбәкләрне өйрәнү һәм социомәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Лариса Айнетдинова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте. «Торак пунктларга килгәндә, безне кайчак кысынкы язылган дип гаеплиләр. Шуңа күрә без... Читать дальше...

Быел Татарстан торак пунктлары энциклопедиясенең татарча беренче томы чыгарга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев әйтүенчә, быел Татарстан торак пунктлары энциклопедиясенең татарча беренче томы чыгарга тиеш. «Татарстан Республикасы торак пунктлары» дигән басма — өч томлык энциклопедия. Аның рус телендә беренче томы 2018 елда дөнья күргән. Институт җитәкчесе сүзләренчә, барлык төп хезмәтләрне ике телдә чыгарырга тырышалар. Читать дальше...

Галимнәр: Коронавирусны таратучылар - балалар һәм яшүсмерләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирусны таратучы төп каналларның берсе — балалар һәм яшүсмерләр.   Аллерголог-иммунолог Владимир Болибок һәм Ломоносов исемендәге МДУның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, молекуляр биолог Максим Скулачев мәгълүматларына караганда, балаларга һәм үсмерләргә вакцинация кертелгәнче, алар вирусны төп таратучылар булып калачак. «Укучы яшьләрнең социаль контактлары бик күп: уку йортларында ябык бүлмәләрдә торалар, бер-берсе белән, укытучылар, педагоглар белән аралашалар... Читать дальше...

XIX гасыр ахырында ясалган музыкаль тартмада «Карабай» көен тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә ачык ишекләр көне булды. Анда XIX гасыр азагында ясалган музыкаль тартмада «Карабай» көен тәкъдим иттеләр. «Музыка белгечләре әйтүенчә, ул вакытта Россиядә татарлар мондый тәлинкәләрне үз куллары белән ясаучы бердәнбер халык булган. Башка халыклар өчен алар фабрикада эшләнгән. Ихтыяҗ булгач, безнең осталар аны үзләре эшләгән. Читать дальше...

Мәскәү өлкәсе татарлары Көньяк Сахалин шәһәрендә Сабантуенда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Көньяк Сахалин шәһәрендә Сабантуе узды. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итеп, шәһәр җитәкчесе өлкә үзәгендә күп еллар дәвамында дистәләгән милләт вәкилләре яшәвен әйтте. «Чын халык бәйрәме татарлар өчен һәрвакыт көтеп алынган вакыйга булды. Бүген бу дуслык бәйрәме безнең күпмилләтле шәһәребезгә шатлык бирә, кунакчыллык һәм сөенеч белән йөрәкләрне яулый», — диде шәһәр мэры Сергей Надсадин. Читать дальше...

Чаллыда 37 яшьлек адвокат Руслан Шәйхетдинов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова).  Чаллыда 37 яшьлек адвокат Руслан Шәйхетдинов вафат. Ул Чаллының тикшерү комитетында эшләгән, ә соңыннан адвокат практикасы белән шөгыльләнергә теләп, үз офисын ачкан, дип яза «Челнинские известия» газетасы. Юристның хезмәттәшләре сөйләгәнчә, ул ярты ел элек сәламәтлегенә игътибар итә башлаган һәм кисәк кенә артык авырлыгыннан котылган. Сентябрьдә адвокат авырый башлый. Аны Чаллыдагы ковид-госпитальләрнең берсенә салалар. Пациентның хәле начарлангач... Читать дальше...

Бөтенроссия халык санын алу буенча кайнар элемтә эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык саны алу буенча кайнар элемтә эшли башлады. Сорауларга махсус әзерлек узган 170ләп оператор җавап бирәчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте. Шалтыратулар җанисәп беткәнче, 14 ноябрьгә кадәр, көн саен 9:00–21:00 сәгатьләрдә кабул ителә. Кызыксындырган сорауны 7(800)707-20-20 номерына шалтыратып бирергә була. Бөтенроссия халык санын алу цифрлы технологияләр кулланып, 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы халык... Читать дальше...

Новости России
Москва

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы обеспечили безопасность более 200 мероприятий


Экспертлар Татарстанда Дума сайлауларына йомгак ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасына сайлаулар ачык, лигитим һәм эпидемиягә каршы барлык чараларны үтәп узды. Татарстанда традицион рәвештә тавыш бирүчеләр саны күп булды, дип хәбәр итте Татарстаннан Экспертлар клубы әгъзалары. «Безнең республика тотрыклы булуы белән аерылып тора, бу сайлаучыларның санында чагыла. Алар Россиядәге гомуми күрсәткечләрдән сизелерлек аерыла, ләкин шул ук вакытта ил буенча гомуми тенденцияне дә чагылдыра», — дип сөйләде сәясәт фәннәре кандидаты... Читать дальше...

«Ана теле» мәктәбендә татарча кино күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 3 октябрьдә Татарстан Милли китапханәсе кинозалында «Ана теле» татар теле онлайн-мәктәбенең беренче сөйләм клубы узачак. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, чарада «Инсаф» тулы метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк, Казан федераль университеты мөгаллимнәре белән эшләү һәм фикер алышу булачак. Фильм татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә. Сөйләм клубы тел практикалары мөмкинлекләрен киңәйтү һәм кулланучылар арасында мотивацияне арттыру өчен оештырылган. Читать дальше...

Биолог: Коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта. «Кешелек гомер озынлыгы 10 елга кыскара дигән фикер белән әкренләп килешә. Кешеләр яшь булганда аларның иммунитеты бар. Алар коронавирус яки башка күп төрле иммунизацияләрне җиңә. Картайгач авырулар да арта һәм аларның берсе — коронавирус, шуңа күрә уртача гомер озынлыгы 10 елга кыскара», — дип сөйләде Россия Фәннәр академиясенең функциональ медицина-генетика фәнни үзәгенең функциональ геномика лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Теннисисты Медведев и Рублев сохранили позиции в рейтинге ATP






Петербургского полицейского задержали за взятку от бизнесмена

СК: обвиняемые в массовом отравлении салатами уничтожали улики

Завершается ремонт на половине моста через реку Пачогу в Рязанской области

Московский Роспотребнадзор изъял более 60 тонн продукции, ставшей источником ботулизма