Бельгиядә татар рәссамы Гүзәл Макудинованы искә алу кичәсе узды
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Бельгиядә талантлы татар рәссамы Гүзәл Макудинованы искә алу кичәсе узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Иҗат кичәсе рәссамның тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Кичәдә талантлы рәссам иҗаты, аның сәнгать мирасы турында Бельгиядә яшәүчеләргә җирле татар оешмасы активистлары сөйләде. Әлеге иҗат кичәсенә Казаннан «Сәйдәш» бию театры солистлары Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин килде. Алар матур сәхнә костюмнары һәм милли биюләре... Читать дальше...