Гөлнара Габдрахманова Дәүләт архивының Столбище авылына күчерелү сәбәбен аңлатты
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова журналистларга Дәүләт архивының Столбище авылына күчерелү сәбәбен аңлатты. «Берничә ел элек Росреестрның архив документларын саклау өчен Столбище авылында махсус бина төзү турында карар кабул ителде. Анда ведомствоның Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдән тупланган кәгазьләр сакланырга тиеш иде», — дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова яңа бинаның төзелү тарихын. Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә... Читать дальше...