Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Новости за 31.10.2022

Мордовия хәләл ризыклары Согуд Гарәбстанында күргәзмәдә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Согуд Гарәбстаны Корольлеге башкаласында Riyadh International Convention&Exhibition Center территориясендә 39нчы Халыкара «Saudi Argiculture 2022» агросәнәгать күргәзмәсе узды. Биредә Мордовиядә ясалган хәләл ризыклар да тәкъдим ителде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан омбудсмены мобилизацияләнгән татарстанлыларга медицина ярдәме турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Мобилизацияләнгән татарстанлыларның җыелу урыннарында медицина пунктлары эшли, аларга поликлиникалар беркетелгән, анда белгечләр кизү тора.

Читать дальше...

Башкортстан Рәссамнар берлеге рәисе итеп Хатыйп Фазылов сайланды

Tatar-inform.tatar 

30 октябрьдә Уфа сәнгать галереясе бинасында РФ Рәссамнар берлегенең Башкортостан бүлегенең хисап-сайлау җыелышы булды. Идарә рәисе итеп алдагы биш елга кабат Россия һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Хатыйп Фазылов сайланды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда салым җыюны тикшерүне көчәйтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда салым буенча түләүләргә даими мониторинг үткәрергә һәм аларның җыелуын арттыру өчен кайбер чаралар күрергә кирәк. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде.

Читать дальше...

Төмәндә «Хәләл» сертификаты алган җәмәгать туклануы оешмалары саны арта

Tatar-inform.tatar 

Төмәндә тагын бер ресторан «Хәләл» сертификаты алды. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков катнашында «Айва» ресторанына ислам нормаларына туры килү сертификаты тапшырылды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан консерваториясе педагогы, җырчы Сөмбел Кыямова халыкара конкурста җиңү яулаган

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Наталья Шпиллер исемендәге «Шедевры русской музыки» lX Халыкара конкурсында җырчы Сөмбел Кыямова беренче премия лауреаты исеменә лаек булды. «Татар кызының мәртәбәле халыкара конкурста җиңүенә горурланабыз. Әлеге җиңү профессиональ музыканы үстерүдә, Татарстанны танытуда зур адым», дип хәбәр итә «Идел» яшьләр журналы.

Читать дальше...



Путин Россиядә социаль газлаштыру программасын озайтырга кушты

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин социаль газлаштыру программасын озайтырга һәм ил халкына газ җиһазлары урнаштыруга субсидия бүлеп бирергә кушты. Бу хакта дәүләт башлыгының Кремль сайтында урнаштырылган йөкләмәләре исемлегендә әйтелә.

Читать дальше...

Азат милләтләр лигасы Русия халык депутатларының Польшадагы җыены уңаеннан белдерү ясады

Azatliq.org 

"Без Мәскәү хөкемдарларына мохтаҗ түгел", ди Лига. Җыен бу атна ахырында үтәчәк, аның оештыру комитеты вәкиле, оппозиционер сәясәтче Илья Пономарев "көн тәртибебездә җимерелгән дәүләт буларак Русияне һәм аның хакимият оешмаларын тарату мәсьәләсе тора", дип белдерде.

«Туган тел» шигыренә багышланган иң яхшы сынлы композиция проектына бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган иң яхшы сынлы композиция проектына ачык иҗади конкурс үткәрә.

Читать дальше...

Саклану министрлыгы өлешчә мобилизация чараларның барысы да тәмамлануы турында хәбәр итте

Tatar-inform.tatar 

Россиядә запастагы гражданнарны өлешчә мобилизацияләү кысаларында барлык чаралар да тәмамланды. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан бюджетына керем күләме 362 млрд сумнан арткан

Tatar-inform.tatar 

Татарстан бюджетына килгән керемнәр күләме агымдагы елның 9 аенда 362 млрд сумнан арткан. Бер ел элек бу күрсәткеч 320 млрд сум тәшкил иткән иде. Әлеге мәгълүмат Татарстан Хөкүмәте Йортында узган утырышта билгеле булды, анда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Мишустин хәрбиләрнең гаиләсенә пособиеләрне тулысынча түләргә йөкләде

Tatar-inform.tatar 

Бүген РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Кораллы көчләренең ихтыяҗларын мөмкин кадәр тизрәк бәяләргә, аларга медицина-санитария хезмәте күрсәтүне һәм тернәкләндерүне тизләтергә, хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле түләүнең тулысынча башкарылуын контрольдә тотарга йөкләде. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән солдатларга ярдәм җибәрү өчен 6 млн сум акча җыелган

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю дәвам итә. 31 октябрьгә республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, барлыгы 6 079 618, 53 сум акча тупланды.

Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстанда кече нефть компанияләре еллык табышның 20 процентын тәэмин итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ел саен чыгарыла торган нефтьнең якынча 20 проценты республиканың кече нефть компанияләренә туры килә. 1997 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан аларны төзү турында карар кабул ителгән, ул вакытта алар нефть табышы кимүгә юл куймады. Бу хакта кече компания җитәкчеләре белән киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии


Песков: Россиядә өлешчә мобилизация тәмамлану турында указ чыккач өстәмә хәбәр ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

Кремль Россиядә өлешчә мобилизация тәмамлану турында указ турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк. Бу хакта РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Для команд ЮИД-ского движения проведена квест-игра «Я знаю ПДД»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Центральная площадь г. Нурлат стала местом проведения городского мероприятия по правилам дорожного движения в период осенних школьных каникул. 7 школьных команд из 10-ти юных инспекторов движения состязались по практическим навыкам владения велосипедом, знанию правил дорожного движения, ориентированию по заданному маршруту.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Как Рыбакиной стать второй ракеткой мира: расклад от WTA






Минцифры разработало новые требования к иностранцам при покупке sim-карт

«Пятёрочка» получила три награды в премии E+ AWARDS 2024

Арестован инспектор ДПС, пропустивший за взятку машину подозреваемого в убийстве в Люблино

Концентрация песка в воздухе Москвы возвращается к нормальным значениям