Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Новости за 29.10.2022

Яшел Үзән районына «Җиңү поезды» килде️

Tatar-inform.tatar 

Быел Горький тимер юлының Зөя – Ульяновск – Идел буе рокады участогын файдалануга тапшыруга 80 ел тула. Шул уңайдан Зөя станциясенә «Җиңү поезды» мемориаль составы килде. Бу уңайдан бирегә мәртәбәле кунаклар, тимер юл тармагы ветераннары һәм җирле халык җыелды. Бу турыда «Яшел Үзән» газетасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Кукмарада Россиянең төрле төбәкләреннән утызга якын журналист булган

Tatar-inform.tatar 

26-28 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Анда Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан,Төмән, Самара, Ульяновск, Чиләбе, Свердловск, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза, Киров өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән утызга якын журналист катнашты.

Читать дальше...

Самара өлкәсенең Денис авылы зиратында өмә үткәргәннәр

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсенең Денис авылында зират территориясен җыештыру өчен күмәк өмә оештырганнар. Ул көзге санитар-экологик чистарту айлыгы кысаларында үткәрелде. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Рауза Солтанова: Афишалар татар театрының репертуарын өйрәнүдә ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова сүзләренчә, архивларда сакланган афишалар театр дөньясын өйрәнүдә ярдәм итә.

Читать дальше...

«Алтын тәлинкә» кинопремиясендә иң яхшы мелодрама өчен 150 мең сум бирәләр

Tatar-inform.tatar 

«Алтын тәлинкә» III Төбәкара кинопремиясе барышында узачак төбәкара кинопроектлар питчингы «Мама-мелодрама» өстәмә номинациясе белән тулыланды. Иң яхшы проект авторы 150 мең сум алачак.

Читать дальше...



Татарстанда иң яхшы яшь комбайнчыларны бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Бүген Игенчеләр сараенда «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 14нче республика конкурсының финалы узды. Бүген Игенчеләр сараенда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Татарстан синоптиклары көчле җил, җепшек кар һәм бозлавык турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 30 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә.

Татарстанда, шулай ук Казанда, яңгыр, урыны белән җепшек кар фаразлана. Төнлә һәм иртән юлның кайбер урыннарында бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, республикада төнлә, көндез һәм кич көньяктан уртача тизлектә җил, вакыты белән аның 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Татарстан башкаласында төнлә һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрдан артмаячак... Читать дальше...

Свердловск өлкәсендә профессор Шәүкәт Әмировны 75 яшьлек юбилее белән котлыйлар

Tatar-inform.tatar 

Агымдагы елның 27 октябрендә Свердловск өлкәсендә «Виват, балалайка» фестивале узды. Ул РСФСРның халык артисты, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Свердловск өлкәсе губернаторы премиясе лауреаты Шәүкәт Әмировның 75 яшьлегенә багышланган иде.

Читать дальше...

ЮХИДИ башлыгы аварияләр арта торган юллар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ел башыннан федераль юлларда аварияләр саны, шулай ук анда юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр саны арта. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука» программасында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов сөйләде.

Читать дальше...

Мәскәү Ислам институтында Ачык ишекләр көне була

Tatar-inform.tatar 

31 октябрьдә Мәскәү Ислам институтында Ачык ишекләр көне була.

Институт мәктәпне тәмамлаучыларны, аларның әти-әниләрен, югары уку йортларында укучыларны башкаланың бердәнбер ислам югары уку йортына килергә теләүчеләрне чакыра. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында Мәскәү ислам институтының яңартылган комплексы прзентациясе була, тематик лекцияләр һәм дини әдәбият тәкъдим ителәчәк. Семинар азагында барлык катнашучылар өчен чәй табыны оештырыла. Читать дальше...

Башкортстандагы Тура хан мавзолее янында җирләнгән кешеләрнең кем булуы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан галимнәре Тура хан кәшәнәсе (Урта гасырда ислам дәүләтләрендә хөрмәтле һәм танылган кешеләрнең каберләре өстенә таш яки балчык кирпечләрдән салынган архитектура корылмасы) янында җирләнгән кешеләрнең кемнәр булуын ачыклады. Бу хакта Башкортстанның мәдәни мирасның күчемсез объектларын саклау һәм куллану буенча фәнни-җитештерү үзәгенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

По запросу Баку в Москве незаконно был задержан известный российский политолог Михаил Александров


Диетолог сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгара торган эчемлекне атады

Tatar-inform.tatar 

Кофены дөрес кулланмау организмда тимер дефицитына китерергә мөмкин. Диетолог Роксана Баккер сүзләренчә, ул тән тиресе агару, хәлсезлек, йокы килү, тын кысылу һәм баш әйләнүдә чагыла. Мондый халәт организмның эритроцитларны җитәрлек эшләп чыгармауга китерә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 141 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүен дәвам итә. Узган тәүлектә 141 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган, ә алдагы көндә шундый 142 очрак теркәлгән. 44 пациент хастаханәдә дәвалана, ә алдагы көндә 27 кеше хастаханәгә китерелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Казанда «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» интернет-бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Кичә Казанда Бөтендөнья татар конгресс үткәргән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» интернет-бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйге 16 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итте.

Читать дальше...

Песошин муниципалитетларны ягып җылыту сезонына әзерлекне вакытында тәмамларга өндәде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин традицион республика киңәшмәсендә муниципаль берәмлек җитәкчеләренә ягып җылыту сезонына әзерлекне вакытында төгәлләү кирәклеге турында искәртте. Шул рәвешле ул әзерлек паспортлары белән хәлне шәрехләде.

Читать дальше...

В Нурлате полным ходом идет подготовка к зиме

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Предприятия же, которые несут особую ответственность за дорожное хозяйство в зимний период, к самому долгому холодному и зачастую непредсказуемому сезону подготовку начинают… летом.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде






Музейные редкости: настоящий доспех тосей-гусоку

Размер концессионных соглашений РЭО достигнет 235 млрд рублей в 2024 году

Подмосковное УФАС внесло ООО «Строй-СТК» в реестр недобросовестных поставщиков

Астраханский проект стал лауреатом Международного профессионального конкурса НОПРИЗ на лучший проект – 2023