Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Новости за 27.10.2022

Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәләр

Tatar-inform.tatar 

Шушы көннәрдә Балтачта яшәүчеләр өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләргә гуманитар ярдәм озатты. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

JADIDFEST фестивале гаиләләрне мини-спектакль куярга чакыра

Tatar-inform.tatar 

JADIDFEST заманча мәдәният фестивален оештыручылар әти-әниләрне балалары белән бергә ике сәгать эчендә кечкенә спектакль әзерләргә чакыра. «Балаларның фантазиясе һәм безнең кураторлар ярдәмендә сюжет туачак. Әлеге сюжетны рольләргә бүлгәннән соң, репетиция башланачак. Балалар әзерләнгәндә, әти-әниләре тамашаның афишасын ясарга тиеш була», – дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

Читать дальше...

Казанның 13 укучысы «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүче һәм призер булды

Tatar-inform.tatar 

Казаннан 13 укучы 9-11 нче сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүче һәм призер булды. Ярышларның финалы 23-28 октябрьдә «Артек» яшьләр үзәгендә узды, анда бөтен илдән 1500 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Читать дальше...

ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлдагы бозлавыкта сак булырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

Синоптиклар фаразлавынча, җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстанда бераз кар явуы көтелә, юлларда бозлавык хасил булачак, ә төнлә температураның терекөмеш баганасы минус тамгасына төшәчәк.

Читать дальше...

Екатерина Икенченең Бауман урамындагы каретасын реставрациягә озаттылар

Tatar-inform.tatar 

Патшабикә Екатерина Икенченең Бауман урамында торган каретасының чуеннан коелган күчермәсен реставрациягә озаттылар. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте үзенең Telegram-каналында шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...



«Мөхәммәдия»дә белем бирү учреждениесенең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция үтте

Tatar-inform.tatar 

Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем бирү учреждениесенең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция узды. Конференция мәдрәсәнең быел зур юбилей уңаеннан төзелгән яңа корпуста үтте.

Читать дальше...

Путин: Алда – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан бирле иң мөһим унъеллык

Tatar-inform.tatar 

Алда кешелекне Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан бирле иң куркыныч, мөһим унъеллык көтә. Көнбатыш бөтен дөнья белән идарә итәргә тели, әмма күпчелек илләр моның белән килешергә теләми. РФ Президенты Владимир Путин «Валдай» Халыкара дискуссия клубының XIX утырышында тышкы сәяси вазгыятькә карата үз фикере белән уртаклашты.

Читать дальше...

Тикшерү комитеты: Республикада җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе дүрттән бер өлешкә артты

Tatar-inform.tatar 

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство тарафыннан быелның 9 аенда башкарылган эшкә нәтиҗә ясадылар. Ел башыннан бирле Тикшерү комитетына җинаятьләр турында җиде меңнән артык хәбәр килгән, аларның һәр икенчесе буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин: 30 ел дәвамында ТР Конституциясе нигезендә тынычлык һәм татулыкны ныгыттык

Tatar-inform.tatar 

30 ел дәвамында республикада Татарстан Конституциясе нигезендә хезмәт сөючәнлек тәрбияләдек, тынычлык һәм татулыкны ныгыттык, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен сакладык. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан Конституциясе: тарих һәм бүгенге заман» интеллектуаль уеннары һәм онлайн-тестлаштыруда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясе күпмилләтле Россия халкының берләшүенә хезмәт итә

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Татарстан Конституциясе: тарих һәм бүгенге заман» интеллектуаль уеннары һәм республиканың Төп законын белү буенча онлайн-тестлаштыруда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантанада ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, ул «Татарстан Конституциясенең күпмилләтле Россия халкының берләшүенә хезмәт итүен» искәртте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)


Белгеч иске телефон номерларының нәрсәсе белән куркыныч булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Кәрәзле элемтә операторлары карамагында телефон номерлары чикләнгән санда була, шунлыктан сез кемнеңдер иске номерын алырга һәм бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип белдерде Zecurion компаниясе генераль директоры Алексей Раевский «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Табиблар Россиянең бер авиакомпаниясендә эшләүче бортпроводникның гомерен саклап калды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары Россиянең бер зур авиакомпаниясендә эшләүче бортпроводникның гомерен саклап калды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Җәза срогын үтәвен дәвам итүчеләрне мобилизацияләргә рөхсәт итә торган закон кабул ителде

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы депутатлары авыр җинаять кылган өчен җәза срогын үтәвен дәвам итүче гражданнарны мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырудан тыюны гамәлдән чыгара торган законны өченче, соңгы укылышта кабул итте. Ул дәүләткә хыянәт итү яки шпионаж кебек аерым җинаятьләр кылган очракта искәрмәләрне күздә тота. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде






Идеальный вариант на выпускной: Анна Пересильд сделала выбор в пользу маленького черного платья

В клиниках «Евроонко» стартует акция «Распознать меланому – сохранить жизнь!»

Ограничения движения в центре Томска 9 Мая продлятся с 00.00 до 18.00

Губернатор Петербурга поблагодарил Путина за организацию выставки-форума «Россия»