Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Новости за 10.10.2022

Чаллы медицина көллияте коллективына яңа директорны тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Бүген Чаллы медицина көллияте коллективын яңа директор белән таныштырдылар. Ул – Ирина Нургатина. Моңарчы КФУ филиалында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт иткән. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда биш районда дуңгызларның Африка чумасы буенча карантин бетерелде

Tatar-inform.tatar 

Барлык эпизоотик чараларны уздырганнан соң Татарстанның биш районында дуңгызларның Африка чумасы буенча карантин бетерелде. Бу турыда указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Читать дальше...

Мәскәүдә түләүсез татар теле курслары ачылды

Tatar-inform.tatar 

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәге Мәскәүдә татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар ачты. Дәресләр һәр якшәмбе көнне зурлар һәм сигез яшьтән олырак балалар өчен ике төркемдә уза. Бу хакта «Татар-информ»га курсларны оештыручыларның берсе – Мәскәүнең Төньяк-Көнбатыш административ округының «Ихсан» ислам оешмасы идарәсе башлыгы Ринат хәзрәт Фәсхетдинов хәбәр итте.

Читать дальше...

Чаллыда юлны дөрес урыннан чыкмаган хатын-кызны машина бәрдереп үтергән

Tatar-inform.tatar 

Бүген Чаллыда Муса Җәлил урамы 15 нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Рособрнадзор киләсе елга ЕГЭ һәм ОГЭ расписаниесен тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2023 елга Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы расписаниесен тәкъдим итте. БДИны вакытыннан алда тапшыру вакыты – 20 марттан 19 апрельгә, төп вакыты 26 майдан 1 июльгә кадәр. Өстәмә тапшыру көннәре – 6-19 сентябрьдә була.

Читать дальше...



Миңнеханов Ташкент өлкәсе хакиме белән хезмәттәшлек турында фикерләште

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре вакытында Ташкентка килде һәм Ташкент өлкәсе хакиме (башлыгы) Зойир Мирзаев белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Россия Министрлар Кабинеты: Мобилизацияләнгән эшмәкәрләр бизнесларын дәвам итә алачак

Tatar-inform.tatar 

Мобилизацияләнгән шәхси эшмәкәрләр һәм компания хуҗалары хезмәткә чакырылганнан соң да бизнес белән шөгыльләнү хокукын саклап кала. Әлеге чара илдәге эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа закон проектына кертеләчәк. Бу турыда Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Якутиядә башкорт язучысы Айгиз Бикмөхәммәтовның «Ташлама, әнкәй!» китабы басылып чыкты

Tatar-inform.tatar 

Якутиянең С. А. Новгородов исемендәге «Айар» Милли нәшриятында «Бестселлер» сериясендә башкорт язучысы Айгиз Бикмөхәммәтовның «Ташлама, әнкәй!» китабы чыкты. Бу хакта нәшриятның генераль директоры Август Егоров социаль челтәрләрдә хәбәр итте дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Читать дальше...

Руслан Кәбиров кабат Татарстанның Төрекмәнстандагы вәкаләтле вәкиле булып сайланды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Төрекмәнстандагы вәкаләтле вәкиле булып кабаттан Руслан Кәбиров сайланды. Әлеге указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Уфа шәһәрендәге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасына эш сәфәре белән килде. Бүген ул Уфа шәһәрендәге «Нур» татар дәүләт театрында булды. Биредә Васил Шәйхразыев татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Читать дальше...

Марат Хөснуллин Кырым күпере ныгытмаларын төзәтеп бетерү срокларын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Кырым күперенең ике полосасы буенча автомобиль хәрәкәте ачылган дип хәбәр итте Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин. Шимбә көнне булган гадәттән тыш хәл аркасында, моңа кадәр күпер реверсив режимда эшләде. Аның сүзләренчә, бу атна ахырына кадәр күпер ныгытмаларындагы зыян килгән урыннарны төзәтеп бетерергә планлаштыралар.

Читать дальше...

Камал театры янындагы чокырга бер кыз төшеп киткән, прокуратура тикшерү башлады

Tatar-inform.tatar 

Казанның Вахитов районы прокуратурасы Камал театры янында туфрак убылу буенча тикшерү эше башлады. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Вёрстка: Мобилизация игълан ителгәч, Русиядә укытучылар җитми башлаган, алар йә фронтка йә илдән китә

Azatliq.org 

Кайбер мәктәпләрдән укытучыларның 80 проценты китүе әйтелә. Шәхси мәктәпләр ябылу чигендә, бу вазгыятьне коткару өчен ата-аналар һәм укучылар сугышка укытучыларны алмауны сорап хакимият оешмаларына күмәк мөрәҗәгатьләр яза диелә.

Самарада яшәүче пенсионер аферистларга 10 млн күчерү өчен Татарстанга ике тапкыр килгән

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсендә яшәүче пенсионер 10 миллион сум акчасын мошенникларга биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Новости России
Москва

По запросу Баку в Москве незаконно был задержан известный российский политолог Михаил Александров


Татарстанда яшьләргә психологик ярдәм буенча кайнар элемтә эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү очраклары арта. Әгәр узган елда 32 мең чамасы мөрәҗәгать булса, 2022 елның тугыз аенда исә, консультация сорап 30 меңнән күбрәк кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча «Ышаныч» үзәгендә Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

Читать дальше...

На ферме корма – не страшна зима

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Заготовка кормов на зиму остается приоритетной задачей для всего животноводческого комплекса отрасли сельского хозяйства.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде






Почему число погодных аномалий в России выросло вдвое

Солнечно и никаких осадков: майские выходные порадуют москвичей теплой погодой

Россияне перед майскими активнее покупали лодки и туристическое снаряжение

Дмитрий Новиков на Первом канале о новой фазе войны Запада против России и неготовности Европы выйти из-под влияния США