Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Новости за 22.09.2023

Миңнеханов Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Якуповның вәкаләтләрен өч елга озайтты

Tatar-inform.tatar 

Йосыф Якупов тагын өч ел Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле вазифасында калачак. Бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы депутатын «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Власовны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Шул хактагы указ республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Самараның «Яктылык» мәктәбендә «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме була

Tatar-inform.tatar 

10 октябрьдә Самараның «Яктылык» мәктәбендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) туган көненә багышланган тантаналы чара - «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме була. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Ирада Әюпова обсерваторияне ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында: Бер ил дә каршы чыкмады

Tatar-inform.tatar 

Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелде. Әлеге карар Бөтендөнья мирасы комитетының Эр-Риядта узган 45нче сессиясендә кабул ителде. Утырышта катнашучы барлык илләр дә диярлек Россияне бу вакыйга белән котлады, дип белдерде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Читать дальше...

Чиләбе депутаты Россиядә ат ите ашауны тыярга чакырды

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яшәүче кайбер халыклар өчен ат ите традицион ризык булса да, илдә аны ашауны тыярга тәкъдим иттеләр. Чиләбедән Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов зоосакчыларның инициативасын хуплады. Бу хакта «Куш-Тау on-line» телеграм-каналы хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм Абрамченко урманнарны саклау һәм «Экология» проекты хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Идел буе федераль округында беренче урында. Проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендәге эш график кысаларында да уңышлы алып барыла, дип белдерде Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда.

Читать дальше...



Гази Заһитовның оныгы бабасы истәлегенә музей ачуны сорады

Tatar-inform.tatar 

Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовның оныгы, Россия Журналистлар берлеге секретаре Юлия Заһитова бабасы истәлегенә музей ачуны сорады. Сочидагы медиафорумда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров журналистларның сорауларына җаваплар бирде.

Читать дальше...

Генерал Гази Заһитовның оныгы бабасы истәлегенә музей ачуны сорады

Tatar-inform.tatar 

Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовның оныгы, Россия Журналистлар берлеге секретаре Юлия Заһитова бабасы истәлегенә музей ачуны сорады. Сочидагы медиафорумда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров журналистларның сорауларына җаваплар бирде.

Читать дальше...

Татарстанда кыргый хайваннарның миграциясе чорында шоферларга сак булырга киңәш иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Сезонлы миграция сәбәпле Татарстан юлларына поши, кыр кәҗәсе һәм марал кебек кыргый хайваннар еш чыга башлады. Мондый очракларның күбесе эңгер-меңгер төшкәндә, төнлә була яки күз күреме начарайган вакытка туры килә, шуңа күрә машина йөртүчеләргә бик тә уяу булырга кирәк, дип кисәтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты.

Читать дальше...

Башкортстанның Балтач районында яшәүчеләр сугышка дип җыйган азык-төлекне үзләштерделәр дип прокуратурага язган

Azatliq.org 

Балтач фермерлары әйтүенчә, җитәкчеләр янәсе Балтач районы сугышка җибәрү өчен һуманитар йөк җыя дигән. Фермерлар түрәләргә өч тонналап ашлык һәм берничә түшкә ит җыеп китергән. Хуҗалыклардан җыелган ярдәмне “Райпо”га тапшырганнар, ә анда хезмәт хакы бурычларын каплаганнар диелә.

Казан отельләре Россиядә иң кыйммәтле кунакханәләр бишлегенә кергән

Tatar-inform.tatar 

Командировкага килгән кешеләр өчен Казан отельләре Россиядә иң кыйммәтле кунакханәләр бишлегенә кергән. Биредә 2023 елның беренче алты аенда номерның уртача бәясе 5,5 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта «Коммерсантъ» басмасы билет эзләү сервисы үткәргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе Химиклар мәдәният йортында премьера чыгарды

Tatar-inform.tatar 

Кичә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе премьерасын яңа мәйданчыкта тәкъдим итте. Химиклар мәдәният сараенда режиссер Александр Туманов һәм режиссер-сценарист Дмитрий Платонов куелышында А.П. Чехов хикәяләре буенча «Хамелеоннар» спектакле күрсәтелде.

Читать дальше...

Юнысовның җимерелгән кабер ташын мәдәни мирас объекты дип танырга җыенган булганнар

Tatar-inform.tatar 

Татар сәүдәгәре Ибраһим Юнысовның җимерелгән кабер ташын Татарстанның мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә ниятләгән булганнар. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Ногманов «Татарстан Республикасының эпиграфик мирасы: саклау һәм өйрәнү проблемалары» дип аталган түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда беренче түләүле юл 2025 елда ачылачак

Tatar-inform.tatar 

«Алексеевск - Әлмәт» түләүле юлын 2024 елда төзеп бетерергә ниятлиләр, 2025 елда исә анда машиналар хәрәкәте ачылачак. Бу хакта РБК инвесторга - «Автострада» АҖ генераль директоры Александр Комлевка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Башкортстанда генерал Шәйморатов турында мультфильм төшерүгә 26 миллион сум бүлеп бирелә

Azatliq.org 

Проект 47 миллион сумга төшерелгән “Төньяк амурлары” мультфильмының дәвамы булачак. Мультфильмдагы вакыйгалар музейда башланып китә, анда экскурсиягә балалар килгән була. Өлкән яшьтәге гид аларга хикәяләр сөйли, ахырдан бу кешенең генерал Шәйморатов улы булуы ачыклана.

Новости России
Москва

Представители народов Чувашии почтили память погибших в годы Великой Отечественной войны


«Ак Барс» хоккей клубының техник директоры Игорь Смирнов вафат

Tatar-inform.tatar 

«Ак Барс» хоккей клубының техник директоры, Татарстанның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Игорь Смирнов вафат булган. Клубның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аның бүген йөрәге тибүдән туктаган.

Читать дальше...

Казан янында төзелүче чүп яндыру заводы 25 процентка әзер, 5,1 миллиард сум тотылган

Azatliq.org 

Хәзерге вакытта биредә төзелештә җирле оешма “Татнефтепроводстрой” эшли һәм әгәр җиһазлар белән бәйле мәсьәлә хәл ителсә, ике атна эчендә төзелеш яңадан торгызылачак, дип ышандыралар.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






Армения на пороге новых больших вызовов

Орловская область стала пользоваться большей популярностью у туристов

4 современных общественных пространства появятся на севере Москвы в 2024 г

Пара из новосибирского села Локти сыграет свадьбу на ВДНХ в Москве