Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2021

Азнакай районы башлыгы ишегалды бәйрәмнәрендә актив катнашучыларны бүләкләде

0
(Азнакай, 21 август, «Татар-информ», «Маяк» , Раилә Яриәхмәтова). Азнакайның Исхаки һәм Тукай урамнарында чираттагы ишегалды бәйрәме узды. Очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районда алып барылган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды, өлкәннәрне, бәйрәмдә иң актив катнашучыларны бүләкләде. Бәйрәмдә шулай ук «Татнефть» генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Мәдәни үзәк артистлары барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте. Кунаклар өчен ачык һавада чәй табыны оештырылды. Бу көн барлык кунакларга һәм тирә-як йортларда яшәүчеләргә кайнар алкышлар, якты елмаюлар һәм яхшы кәеф белән истә калды.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса