Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 18 819 яңа очрагы ачыкланган
Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча оператив штабта белдерүләренчә, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 18 819 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Российская газета» яза.
Соңгы тәүлектә 1 017 кеше хастаханәгә озатылган. 9 августтан соң беренче тапкыр илдә бер тәүлектә ковид йоктырган кешеләр саны 20 меңнән азрак булган.
Россиянең тугыз субъектында хастаханәгә озатылган пациентлар саны арткан, 70 төбәктә кимегән. Алты субъектта вазгыять үзгәрешсез калган.
Соңгы тәүлектә 28 793 пациент савыккан, 102 кеше вафат булган.