Путин дүшәмбе көнне Иминлек советы әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәрә
Россия Президенты Владимир Путин иртәгә Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә Кырым күперендәге шартлау хакында фикер алышачаклармы-юкмы икәнлеге әлегә билгеле түгел, дип хәбәр итте Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Иртәгә Президентның Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмәсе планлаштырылган», - диде ул.
Мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә, кагыйдә буларак, алар атна саен уза.
Шимбә көнне иртән Кырым күперендә йөк поездының артында ягулык цистернасына ут капты, шаһитлар социаль челтәрләргә аның фотоларын куйды. Өч кеше һәлак булды, корылманың автомобильләр йөри торган өлешендә ике торык җимерелеп төште. Террорчылыкка каршы илкүләм комитетта белдерүләренчә, янгын йөк машинасын шартлату нәтиҗәсендә чыккан.