Уфа шәһәренең «Нур» татар дәүләт театрының зур залында «Мәүлид-Шәриф» бәйрәме узды
Уфа шәһәренең «Нур» татар дәүләт театрының зур залында «Мәүлид-Шәриф» бәйрәме узды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул килгән кунакларны бәйрәм белән котлады һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Ислам дине – ул кешедә иң яхшы сыйфатлар тәрбияли торган бәхет дине. Барыбызга да гел шулай бер-беребезгә рәхмәтле булып, Ислам динендә булган өчен зур горурлык хисе белән яшәргә язсын». Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Мәүлид-Шәриф – ул мөселманнарның олы бәйрәме. Ул рабигүл әүвәл аеның уникенче көненә туры килә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмнең туган көне булып санала.