Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Омск өлкәсендә «Туган як» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

0

Омск өлкәсендә «Туган як» дип исемләнгән иң яхшы туган якны өйрәнү эшенә төбәк конкурсы игълан ителде. Ул туган якны өйрәнү хәрәкәтен берләштерүнең, шулай ук Омск өлкәсе территориясендә торак пунктлар, бистәләр тарихы, татар традицион мәдәнияте буенча иң кызыклы һәм тирән тикшеренүләрне ачыклауның нәтиҗәле механизмнарының берсе булып тора. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Бәйге  20 сентябрьдән 15 декабрьгә кадәр үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен тутырылган гариза-анкеталарны, шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык документын һәм материалның текстын Конкурс комиссиясенә ayu-omsk@mail.ru электрон почтасына «Конкурс» сүзе белән җибәрергә кирәк. Эшләр  15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Бәйгедә җиңүчеләр һәм лауреатлар өч дәрәҗәдәге Мактау грамоталары (I, II һәм III урыннар өчен) һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Конкурска бары тик электрон форматтагы, конкурсны оештыручы куйган таләпләргә туры килгән эшләр генә кабул ителә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Омск шәһәрендә, Омск өлкәсенең татар төбәкләрен өйрәнүчеләренең түгәрәк өстәле барышында үтәчәк, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Построенный на нижегородском заводе теплоход для Сталина вернулся домой

Ситуация с недопуском россиян на рейсы Turkish Airlines решается на уровне Кремля

Сергей Собянин принял участие в параде Победы на Красной площади

Депутат Мособлдумы Барсуков поздравил ветерана и труженицу тыла с Днем Победы