«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы игълан ителде
«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы «Татар халкының милли тиңдәшлеген саклап калу (2020-2024 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Эшләр 2022 елның 31 октябренә кадәр «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итү», «Традицияләр һәм йолалар», «Халык-гамәли сәнгать» номинацияләре буенча кабул ителә.
Фотоконкурста 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Шулай ук күрсәтелгән вакытта конкурс темасы һәм номинацияләре буенча эшләрне җибәрергә һәм анкета-гариза җибәрергә кирәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста катнашу шартлары Татарстан Мәдәният министрлыгының сайтында күрсәтелгән.