Татарстан мөфтие Костромада мөселман комплексы ачылышы тантанасында катнашты
Бүген Кострома шәһәрендә изге җомга көнендә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Кострома мемориаль мәчете янәшәсендә мөселман комплексы ачылышы булып узды.
Комплексның ачылышы дин әһелләре, дәүләт һәм муниципаль структура вәкилләре, мәхәллә халкы, киң җәмәгатьчелек һәм шәһәр халкы катнашында үтте. Әлеге истәлекле чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөселман комплексы төзелеше ике елга якын дәвам итте. Бу бинаны төзү Кострома мемориаль мәчет комплексының архитектура планы нигезендә билгеләнде, аны ачу тантанасы 2017 елның маенда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан узган иде.
Мәчет комплексының яңа корпусында дәресләр үткәрү өчен класслар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үсеш үзәге, хәләл ашханә, тәһарәтханә урнашачак.
Намаз вакыты кергәч, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылган бүгенге чара кунаклары Кострома мемориаль мәчетендә җомга намазы укыды.