Татарстанда коронавирус йоктыруның 236 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүен дәвам итә. Узган тәүлектә 236 кеше ковид йоктырган, бер көн алдан 245 булган.
55 пациент хастаханәдә дәвалана, алдагы көнне хастаханәгә 56 кеше китерелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителә.
Пандемия башланганнан бирле республикада 178 673 кеше (узган тәүлектә – 723 кеше, бер көн алдан - 587 кеше) бу чирдән терелгән.
Агымдагы елның 15 октябренә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус йоктыруның 184 773 рәсми очрагы теркәлгән.
Төбәктә узган тәүлектә Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда бу чирдән үлүчеләр саны элеккечә 2004 кала, соңгы үлем очрагы 20 сентябрьдә теркәлгән.
Росстат октябрьдән SARS-CoV-2 чиреннән үлем очраклары турындагы мәгълүмат чыгарудан туктады.