Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» спортчыларын Суперкубокта җиңүләре белән котлады

0

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы спортчыларын һәм җитәкчеләрен Россия Суперкубогында җиңүләре белән котлады.

Котлау телеграммасы волейболчыларга, команданың баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка, «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы президенты Леонид Барышевка, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе һәм ОГО ФСО «Динамо» рәисе Әсгать Сәфәровка юлланган.

«Россия Суперкубогы матчындагы җиңүегез белән котлыйм. Бу безнең команданың икенче җиңүе һәм бу куандыра. Сез зур осталык һәм максималь фидакарьлек күрсәттегез, илдә иң яхшысы булдыгыз һәм Татарстан волейбол мәктәбенең югары абруен расладыгыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Һәрберегезгә рәхмәт. Шулай ук тренерлар штабына һәм Татарстан өчен әһәмиятле булган уңыш артында торган һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Сезнең белән ихлас горурланам, яңа һөнәри үрләр һәм җиңүләр, уңыш һәм оптимизм, нык сәламәтлек һәм иминлек телим», – дип өстәде Татарстан Президенты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина поделилась ожиданиями от турнира в Риме, на котором ей предстоит защищать титул






МИД РФ: Россия жестко ответит на последние действия Британии

Грузовик насмерть сбил девочку на велосипеде в Подмосковье

Университет в Финляндии уволил профессора из-за связей с Россией

МИД рекомендовал россиянам «учитывать имеющиеся риски» при планировании поездок в эту стану