Казанда ярамаган урында юл аркылы чыккан ир-атны машина бәрдергән
Бүген Казанның Комсомольская урамында 2 нче йорт янында җәяүлене бәрдергәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә сөйләделәр.
Якынча мәгълүматларга караганда, ярамаган урында юл аркылы чыккан ир-атны KIA җиңел машинасы бәрдергән.
«Зыян күргән ир-атның башы яраланган, аны хастаханәгә алып киттеләр. Авария урынында автоинспекторлар эшли, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана», – диделәр шәһәрнең ЮХИДИ хезмәтендә.