Ноябрь бәйрәмнәрендә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан Казанга өстәмә поездлар йөриячәк
Ноябрь бәйрәмнәрендә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан Казанга өстәмә поездлар билгеләнәчәк. Шулай ук җирле рейсларда туристлар арасында популяр булган маршрутлар буенча, шул исәптән Түбән Новгородтан Казанга да өстәмә поездлар җибәрелә. Бу хакта Россия Тимер Юлларының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Өстәмә поездлар Мәскәү һәм Санкт-Петербургны иң зур региональ үзәкләр белән тоташтыра торган ихтыяҗ зур булган маршрутларда, шулай ук төбәкара популяр маршрутларда йөриячәк», – диелә хәбәрдә.
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иткәндә РЖД ерак араларга йөри торган 200дән артык өстәмә поезд билгеләячәк, бу узган ел белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк. Сәяхәткә ихтыяҗ зур булган очракта, инде билгеләнгән поездлар составына өстәмә вагоннар кертелергә мөмкин.
Пассажирлар иң күп йөргән көн 3 ноябрьдә булыр, ә кире юнәлештә максималь пассажирлар агымы 6 ноябрьгә туры килер дип көтелә.
Ноябрь бәйрәмнәренә багышланган ял көннәре быел 4-6 ноябрьгә туры килә.