Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады

0
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды – монда бөтен республикадан аграр предприятиеләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды. «Монда җыелганнарның барысы да өстәлдә яңа пешкән икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр булсын өчен эшли», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты искәрткәнчә, быел республикада бөртеклеләрдән лаеклы уңыш җыеп алынды – 5 млн. тоннадан артык. Уңыш – гектардан 36,8 ц. Шулай ук 600 мең тонна май орлыгы, 800 мең тонна бәрәңге, 260 мең тонна яшелчә, 1,8 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алу тәэмин ителәчәк. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән.

Меңнәрчә авыл хезмәтчәннәре коллективының эш нәтиҗәләре әнә шундый. «Узган елгы корылыктан соң шундый каравай – бәяләп бетергесез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Бөртеклеләрне Арча, Тәтеш, Буа, Минзәлә һәм Мөслим районнары иң күп суктырды».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук эре агрохолдингларга: «Агрокөч», «Август-Агро», «Ак Барс Холдинг», «Красный Восток Агро», «Чистай» һәм «Агроинвест» холдинг компанияләренә югары нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде.

«Уңыш язмышы комбайнчыларның һөнәри осталыгына бәйле. Урып-җыю чорында меңләгән механизаторлар, машина йөртүчеләр, авыл хезмәтчәннәре бар көченә эшләде. Бик зур рәхәт сезгә! Мөһим һәм катлаулы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. «Татнефть» компаниясенә ел саен ярдәм иткән өчен аерым рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сөт җитештерү буенча илдә Татарстанның алдынгылыгын саклап калучы терлекчеләргә рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 1 млн. 980 мең тонна сөт, 540 мең тонна ит җитештерү планлаштырыла. Киләсе елда сөт буенча бурыч – 2 млн тонна; ит буенча – 550 мең тонна.

«Республика үзен тулысынча терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кукмара районында тәүлегенә 400 тонна сөт савылган, Әтнә, Балтач, Саба районнарында - тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт. Әтнә районы – бер сыерга җитештерүчәнлек буенча лидер – 31,1 кг сөт».

  • Алдынгылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әйтик, иң күп савымга – Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖ савымчысы Гөлназ Нәҗмиева, Апас районының «Ибраһимов һәм» компаниясе» авыл хуҗалыгы предприятиесеннән –Земфира Төхфәтуллина, Әлмәт районының «Токарликов исемендәге» АҖдән Светлана Фомина ирешкән.
  • Ит терлекчелегендә иң яхшы нәтиҗәгә – Кайбыч районының «Туган як – Агро» ҖЧҖнән Рәис Гайнетдинов ирешкән, Менделеевск районының «Смирнов» КФХдән – Марат Кәлимуллин, Кукмара районының «Восток Агро» ҖЧҖдән – Ләйлә Усманов. 

«Барлык алдынгыларны санап бетереп булмый. Без сезгә фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Авыл хуҗалыгы продукциясенең атналык ярминкәләрен үткәргән өчен авыл халкына шәһәрлеләр исеменнән рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу шәһәр халкының реаль ярдәме. Тагын бер кабат агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм. Тырыш хезмәтегез, Татарстан үсешенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, нык сәламәтлек, яңа казанышлар телим. Кадерле дуслар! Барыгызга да туган җиргә мәхәббәт; игелекле хезмәтегез; һәм республика үсешенә керткән зур өлешегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова официально аккредитовала на турнир в Риме двух своих собак






В Тамбовской и Липецкой областях ввели режим ЧС в сельском хозяйстве

Фестиваль «Московская весна» приглашает детей на мастер-классы

Премьер Армении обсудит с Путиным вопросы безопасности в закрытом режиме

Жапаров отметил позитивный эффект для Киргизии от интеграции в ЕАЭС