Думада мобилизацияләнүчеләрнең балаларына алиментны бюджеттан түләргә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасында махсус операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнар һәм хәрбиләрнең алиментларын түләү турындагы закон проектын караячаклар. Документны Думага ЛДПР фракциясе тапшырды, аның белән Дәүләт Думасының мәгълүматлар базасында танышырга мөмкин. Инициатива шулай ук хәрби хезмәткәр махсус операциядә һәлак булган очракта алимент бурычын тулысынча каплауны да күздә тота. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Алимент буенча әҗәтне шулай ук мобилизацияләнгән кеше махсус операция вакытында авырып киткән очракта да капларга тәкъдим ителә. Мондый норманы гамәлгә кертү балаларның элеккеге тормыш дәрәҗәсен мөмкин кадәр сакларга ярдәм итәчәк, дип ышана депутатлар.
Әмма әлеге инициатива белән барысы да риза түгел. Әйтик, Думаның социаль сәясәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина моны дөрес түгел дип атады. Ул мобилизацияләнгән гражданнарның аена 195 мең сум акча алуын искәртте.
«Ягъни гражданнар акча ала һәм аларның тормыш итү яки үз балаларына алимент түләү өчен акчасы юк булып чыга. Шунлыктан алиментларны бюджет акчалары хисабына каплау акылга сыя торган әйбер түгел дип саныйм», - диде ул.
Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен резервтагы 300 мең кешене чакырырга ниятлиләр, бу гомуми мобилизация ресурсының 1 процентыннан бераз артыграк.