Синоптиклар татарстанлыларны кырау хакында кисәтте
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, иртәгә, 23 октябрьдә, Татарстан территориясенең күпчелек өлешендә төнлә -5..-6 градуска кадәр кырау төшәчәк.
Көндез һава +2..+7 градуска кадәр җылына. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Төнлә салкынча температура алдагы атна башында да саклана. Көндез температураның +6..+7 градуска кадәр күтәрелүе һәм яңгыр явуы көтелә.