Хәбибуллина: Татарстанда су, җылылык челтәрләренең 30 проценттан артыгы тузган халәттә
Татарстанда су белән тәэмин итү челтәрләренең 32 процентка якынын, ташландык суларны агызу челтәрләренең 38 процентын һәм җылылык җибәрү челтәренең 37 процентын алмаштырырга кирәк. Челтәр җиһазларының бик каты тузуы актуаль проблема булып кала, алар күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатында чагыла, дип белдерде ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина. Бу турыда ул комитетның коллегиясе утырышында сөйләде.
«Оешмалар тарифта исәпкә алынган акчаларны инвестицион программа буенча челтәрләрне реконструкцияләү һәм модернизацияләү чараларына юнәлтү мөмкинлегенә ия. Барлык мөмкин булган тариф чыганаклары максималь дәрәҗәдә кулланылырга тиеш», – диде докладчы.