Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Россиядә коронавирусның ике яңа варианты ачыкланган

0

Россиядә коронавирусның ике яңа вариантын таптылар, шул исәптән «цербер» дип аталган «омикрон» штаммының яңа төрен, дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова журналистларга. РИА Новости шул турыда яза.

«Узган атнада без Россия өчен ике яңа геновариант – BQ.1 һәм BQ.1.1 ачыкладык («цербер»)», – диде ул.

Шул ук вакытта Попова билгеләп үткәнчә, илдәге эпидемиологик вазгыять тотрыклана – бишенче атна рәттән Сovid-19 белән авыручылар саны кимү күзәтелә.

«Бүгенге көнгә куркыныч тудыра торган кискен үсеш юк, безнең галимнәр андый фаразлар бирми», –  диде Роспотребнадзор башлыгы.

Шуңа да карамастан, ул көз ахырына авыруның күтәрелеше күзәтелергә мөмкин булуын белдерде. Ләкин чикләү чараларын кертү өчен бернинди нигез дә юк, дип ассызыклады Попова.

Аның фикеренчә, Россиядә формалашкан иммун катламы, яңа штаммнар барлыкка килүгә карамастан, авырулар санының кискен артуына юл куймаячак. Ә саклану ысуллары элеккечә кала, дип искәртте Роспотребнадзор башлыгы. Алар: кулларны чиста тоту, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда битлекләр киеп йөрү һәм нык иммунитет.

Рәсми булмаган рәвештә «цербер» исемен алган коронавирус варианты ВА.5. омикрон-штаммының сублиниясе. Ул өстәмә мутацияләр белән аерылып тора, бу аңа бик тиз таралырга мөмкинлек бирә. Октябрь уртасына бу вариантны 30 илдә ачыкладылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист поднялся на две позиции в топ-10 рейтинга ATP






Новейшие бронеавтомобили «Феникс» и «Линза» впервые появились на параде Победы

Песков: погода никак не повлияет на проведение парада Победы в Москве

В Москве политику кишиневских властей сравнили с опытами гитлеровского рейха

Ветераны поделились воспоминаниями с губернатором Андреем Воробьевым