Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәләр
Шушы көннәрдә Балтачта яшәүчеләр өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләргә гуманитар ярдәм озатты. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
«Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Барлык район халкына рәхмәт әйтәсем килә. Шулкадәр күп әйбер җыелды. Инде менә чираттагы ярдәмне озатабыз», – ди волонтер Айдар Хисмәтуллин.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю алга таба да дәвам итәчәк.
Азык-төлек, көнкүреш, шәхси-гигиена кирәк яраклары белән ярдәм итәргә теләүчеләр «Балтач» универсаль спорт залында урнашкан базага яисә 89586264800 номеры буенча Рамил Аглиуллинга мөрәҗәгать итә ала. Ә акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр Айдар Хисматуллин исеменә, 89172647804 номерына буенча Сбербанк картасына җибәрергә мөмкин.