Синоптиклар Татарстанда яңгыр, кар һәм бозлавык турында кисәтә
Шимбә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, яңгыр һәм җепшек кар көтелә.
Төнлә һәм иртән республика юлларында бозлавык булырга мөмкин. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы -4..+1 градус, көндез 0..+5 градус көтелә.