Чистайда балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак
3 ноябрьдә Чистай шәһәренең «Иман» мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак.
Конкурс мөселманнарны Коръәнне, бөтен кагыйдәләрен үтәп, дөрес итеп укуга тарту, Коръән сүрәләрен өйрәнүгә омтылышларын үстерү, шулай ук мөселманнарның Изге китабын дөрес һәм матур итеп укыган балалар һәм яшүсмерләрне ачыклау максатыннан үткәрелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу өчен Чистай һәм Чистай районында яшәүче 3-15 яшьлек балалар чакырыла. Конкурс өч номинациядә уза:
1. Яттан белү. 3-7 яшьлек балалар
2. Яттан белү. 7-11 яшьлек балалар
3. Яттан белү. 11-15 яшьлек балалар.
Конкурс 3 ноябрьдә «Иман» мәчетендә Җиңүнең 40 еллыгы ур., 11 йорт адресы буенча узачак. Теркәлү - иртәнге сәгать 8:00 дән, бәйге иртәнге сәгать 9:00 да башлана.