Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Кукмарада Россиянең төрле төбәкләреннән утызга якын журналист булган

0
Кукмарада Россиянең төрле төбәкләреннән утызга якын журналист булган

26-28 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Анда Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан,Төмән, Самара, Ульяновск, Чиләбе, Свердловск, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза, Киров өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән утызга якын журналист катнашты.

Программа кысаларында форум делегатлары Кукмарага килде. Алар «Хезмәт даны» газетасы, «Кукмара авазы» радиосы, «Кукмор ТВ» редакцияләре белән танышты, район блогерлары белән очрашып аралашты, Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылындагы мәчетендә булды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Форум делегатларының Кукмара мәгълүмат үзәгенә килүләре юктан гына түгел. Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева «Хезмәт даны» - Татарстанда иң яхшы газеталарның берсе дип атады.

Газетаның сайты, социаль челтәрләрдәге эшчәнлек, шулай ук әле күптән түгел генә эшли башлаган Кукмара телевидениесе, радиосы да кунакларда зур кызыксыну уятты.

«Кукмараның уңган, булган, тырыш халкын, матур йортларын күрсәтү өчен Бөтендөнья татар конгресыннан кунакларны еш кына бирегә алып киләбез. Чөнки монда үрнәк алырлык халык яши. Бүген дә юкка гына Кукмараны сайламадык, чөнки аның «Хезмәт даны» дигән шәп, район газеталары арасында иң уңышлы эшләүче газетасы, телевидение, радиосы бар. Мондый очрашуларның әһәмияте бик зур. Журналистлар берсе берсеннән тәҗрибә туплый. Аларны үзләренең туган якларына алып кайтып җиткерә, хезмәтендә куллана», - диде ул.

Кунакларны баш мөхәррир – «ТАТМЕДИА» җәмгыяте филиалының җитәкчесе Гөлгенә Шәрипова каршы алып, эшчәнлек белән таныштырды, бина буенча экскурсия үткәрде. Форумда катнашучыларда филиалның эшчәнлеге зур кызыксыну уятты. Уртак темалар, мәсьәләләр булу очрашуны тагын да җанландырып җибәрде.

Делегация вәкилләре газетаның тиражы, аны саклап калу һәм укучылар санын арттыру буенча башкарыла торган эшләр белән кызыксынды, газетаны тарату эше дә - күпләрне борчыган төп проблеманың берсе, шуңа күрә альтернатив язылу, газеталарны кибет-киоскларга сатуга кую кебек темалар да күтәрелде.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублев поднялся на шестое место в рейтинге ATP






Карлсон опубликовал интервью с Тарой Рид, обвиняющей Байдена в домогательствах

Какой сегодня праздник: 9 мая – День Победы

Стелу «Город трудовой доблести» в Коломне подготовили к празднованию 9 мая

Синоптики предупредили москвичей о холодной погоде и порывистом ветре 9 мая