Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының әзер продукция чыгару күләме 15 процентка арткан
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты 2022 елның икенче кварталындагы эшкә йомгак ясады. Предприятиенең Яшел Үзән, Чистай һәм Буада - өч җитештерү мәйданчыгында сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме 66,7 мең тонна тәшкил иткән.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының әзер продукция чыгару күләме 48,8 мең тоннага җиткән, бу узган елның шушы чорына караганда 15 процентка күбрәк. 2022 елның икенче кварталында предприятие 96 исемдә үз брендлары продукциясен, шулай ук 33 исемдә Россия ритейлерлары өчен продукция чыгарган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хезмәткәрләр саны 2022 елның 1 кварталы дәрәҗәсендә калган һәм 1261 кеше тәшкил итә.
Бүген предприятие продукциясе Татарстан территориясендә, шулай ук Башкортстанда (Уфа, Октябрьск, Нефтекамск), Владимирда, Марий Эл Республикасында, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Пермьдә, Самара өлкәсендә (Самара, Тольятти, Сызрань), Санкт-Петербургта, Ульяновск өлкәсендә, Чувашия Республикасында, Ульяновск, Тольятти, Ижевск шәһәрләрендә 4500дән артык сәүдә ноктасында сатыла.