Мобилизацияләнгән ир-атның улы белән саубуллашу мизгеле төшерелгән видео чыкты
Мобилизацияләнүчеләрнең чираттагы төркемен җибәрү хөрмәтенә бүген Казанда танк училищесында митинг-концерт узды. Бу төркем махсус хәрби операция үткәрелә торган зона янындагы өлкәләргә өстәмә әзерлеккә китә.
Чарада булган дулкынландыргыч мизгел видеога эләккән. Видеода күренгәнчә, стройда басып торган әтисе белән саубуллашырга кечкенә малай йөгереп чыга.
Мобилизацияләнүчеләрнең туганнары аларны алкышлар һәм җылы сүзләр белән озатты.