Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Тәтештә Идел ярында «Түбәтәй Tower» төзелә

0

Тәтештә яңа туристик объект – «Түбәтәй Tower» төзелә. Идел ярында биек күзәтү манарасы төзелеше «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, дип яза «Авангард».

Барлык туристик инфраструктурасы булган «Түбәтәй Tower» Северная урамында, Тәтештән Кама Тамагына таба бару юлда урнашачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин сүзләренчә, биредә күзәтү манарасы, туристлар өчен визит-үзәк, биналар һәм корылмалар комплексы урнашачак, кече архитектура формалары, парковка барлыкка киләчәк. Хәрәкәт схемасы, сукмаклар чишелеше инде эшләнелгән.

Шулай ук белгечләр коммуникацияләр – электр белән, су белән тәэмин итү, элемтә, видеокүзәтү челтәрләре үткәрәчәк. Киләчәктә аларны пляж зонасына кадәр төшерү ниятләнә. Территорияне төзекләндерү шәһәрлеләрнең фикерләрен һәм теләкләрен исәпкә алып планлаштырылачак.

Төзүчеләр инде визит-үзәк өчен терәк металлоконструкция урнаштырган, территориядә тротуар салынган.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов уникаль объект Тәтеш районының кешеләрне җәлеп итә торган имиджына ярдәм итәр дип ышана.

Бүген объектта 30 кеше эшли, белгечләр 700 квадрат метрда конструкция урнаштырган инде. Кышкы чорда да эшләр дәвам итәр дип планлаштырыла.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән тормышка ашырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






Лукашенко назвал победу в ВОВ связующей нитью между народами РФ и Белоруссии

Захарова сообщила о решении России не приглашать на парад Победы послов недружественных стран

СМИ узнали, что случилось с Суровикиным и где он сейчас

Лукашенко: победа стала связующей нитью между народами России и Белоруссии