Әлмәт мөхтәсибәте мөселманнар арасында республикакүләм футбол турнирына чакыра
23 сентябрьдә Әлмәт мөхтәсибәтендә Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчет кубогына мөселманнар арасында футбол буенча Республикакүләм турнир узачак.
Әлеге чара мәчеткә йөрүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшьләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү максатыннан оештырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Ярышлар Әлмәт шәһәренең «Алнас» стадионында була. Турнир тантаналы рәвештә иртәнге сигездә (08.00) ачыла.
Ул футбол уенының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә алып барыла. Командада 6 уенчы һәм 1 капкачы булырга тиеш. Матч 10 минутлык 2 таймнан тора. Финал уеннары 12 минутлык 2 таймнан гыйбарәт. Катнашучыларның киенү рәвеше шәригать кануннарына туры килергә тиеш. Призлы урыннар яулаган командаларга медальләр, кубоклар, дипломнар, бүләкләр тапшырылачак, диелә хәбәрдә.