Татарстан яңа мәктәпләр төзүгә чыгымнарын киметәчәк
Чыгымнар кимесен өчен мәктәпләрне кечкенәрәк итеп салмакчылар. Хәзерге вакытта 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа мәктәпнең мәйданы 28 мең дүрткел метр, ә Чаллыда 1985 елда 1,5 мең укучыга дип төзелгән, бассейнлы мәктәпнең мәйданы 18,5 мең дүрткел метр, ди республиканың төзелеш министры урынбасары.