Татарстанда дизель ягулыгы кабат кыйммәтләнде
18-25 сентябрьдә Татарстанда дизель ягулыгы һәм АИ-98 маркалы бензин кабат кыйммәтләнде. Шул ук вакытта республикада АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре төште. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Дизель ягулыгының бәясе 0,11 процентка (яки алты тиенгә), ягъни литры 59,83 сумга кадәр арткан. АИ-98 бензины 0,04 процентка (өч тиенгә) кыйммәтләнде һәм литры 65,52 сумга кадәр җитте.
Шул ук вакытта бер атнада АИ-92 бензины 0,4 процентка (21 тиенгә), 49,72 сумга кадәр, ә АИ-95 бензины 0,47 процентка (26 тиенгә), ягъни 53,77 сумга кадәр арзанайды.
Илкүләм энергетика иминлеге фондының әйдәп баручы аналитигы Игорь Юшков көткәнчә, ягулыкка бәяләрнең өлешчә кимүе бик аз булып чыкты. Ул хәтта 11-17 сентябрьдән бирле күзәтелгән үсеш кадәр дә булмады.
21 сентябрьдә Россия Хөкүмәте автомобиль бензины һәм дизель ягулыгы экспортына вакытлыча чикләүләр кертте. Соңрак, 27 сентябрьдә, РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәтне һәм нефть компанияләрен ягулыкка бәяләр арту белән бәйле хәлгә оператив игътибар итәргә өндәде. «Чаралар кабул ителде, ә бәяләр үсә», - диде ул.