Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Новости за 01.10.2023

Азнакай көрәшчеләре дүрт алтын медаль белән кайтты

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Республикасының Стәрлебаш авылында сугышчы-интернационалист Н.Рәҗәпов истәлегенә багышлап көрәш турниры үткәрелде. Анда Азнакай көрәшчеләре дүрт алтын медаль алды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хзбәр ителә.

Читать дальше...

Сабаның Түбән Шытсу төп мәктәбендә ветеран укытучылар һәм яшь мөгаллимнәр очрашты

Tatar-inform.tatar 

Сабаның Түбән Шытсу төп мәктәбендә ветеран укытучылар һәм яшь мөгаллимнәр очрашты. Очрашу «Укытучылар һәм остазлар елы» уңаеннан «Рәхмәт Сезгә, Укытучылар!» исеме астында узды. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Алабуганың Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә маскировкалау челтәрләре үрү пункты эшли

Tatar-inform.tatar 

Алабуга районы Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә маскировка челтәрләре үрү эше кайный. Теләге булган һәр кеше бу саваплы эшкә кушыла һәм үз өлешен кертә ала. Бүгенге көндә һәркем булдыра алганча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Кемдер гуманитар ярдәм җыя, азык-төлек, төрле кирәк-яракларны туплап посылкалар җибәрә, кемдер маскировка челтәрләре үрә. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбрә итә.

Читать дальше...

Әмәт бистәсендә «Кеше приюты» - мохтаҗларга ярдәм күрсәтү ноктасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

30 сентябрьдә Казанның Әмәт бистәсендә «Кеше приюты» дип исемләнгән мохтаҗларга ярдәм күрсәтү оешмасының чираттагы ноктасы ачылды. Ачылышта «Меценатлар» бизнес җәмгыятенең һәм «Кеше приюты» попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов Казанда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүнең җиденче, ә Татарстан буенча уналтынчы ноктасы ачылуын әйтте.

Читать дальше...

Тукай районында Омск өлкәсе эшмәкәрләре «сакчыл җитештерү» чаралары белән кызыксынды

Tatar-inform.tatar 

Омск өлкәсе эшмәкәрләре һәм сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре делегациясе Тукай районында булып китте. Алар районның һәм шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрде. Кунакларны бигрәк тә җитештерүдә сакчыллык, эш алымнары кызыксындырды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале оештырылачак

Tatar-inform.tatar 

Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарьдагы бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы «Каз өмәсе» фестивален үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда киләсе атна башында яңгыр явачак, көндез +17..+20 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда киләсе атна башында урыны белән бераз яңгыр явачак, көндезге һава температурасы +17..+20 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...



Пенза татар милли-мәдәни автономиясе «Тургай» балалар фольклор бәйгесен игълан итә

Tatar-inform.tatar 

«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Тургай» Төбәкара балалар фольклор бәйгесенең көндезге этабын үткәрү турында игълан итә. Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...

«Дәүләт хезмәтләре» порталында ике факторлы мәҗбүри аутентификация кертелде

Tatar-inform.tatar 

«Дәүләт хезмәтләре» порталының веб-версиясен кулланучыларга, шулай ук кушымтаны яңадан яки беренче тапкыр урнаштыручыларга 1 октябрьдән ике факторлы мәҗбүри аутентификация узарга туры киләчәк.

Читать дальше...

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Контуры Великой Татарии» китабы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә «Контуры Великой Татарии» китабы тәкъдим ителде. Аның авторлары – Нурмөхәммәт һәм Илдар Хөсәеновлар татар халкы тарихы, аның белән бәйле топонимика һәм борынгы картография өлкәсендәге күпьеллык эзләнүләре белән билгеле. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Уфаның «Нур» Татар дәүләт театры 32нче иҗат сезонын ачты

Tatar-inform.tatar 

29 сентябрьдә Уфаның «Нур» Татар дәүләт театры Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча режиссер, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин куйган «Туташ» спектакле белән 32нче иҗат сезонын ачты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Думада дача хуҗаларына мунча һәм сарайга кайсы очракларда салым түләнмәвен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

Кайбер очракларда дача хуҗалары участоклардагы мунча, сарай һәм бәдрәфләргә салым түләмәү хокукына ия. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шушы очракларга ачыклык кертте.

Читать дальше...

Миңнеханов район-шәһәрләрдә чакырылыш комиссияләренең яңартылган составын раслады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика районнары һәм шәһәр округларында чакырылыш комиссияләренең составына үзгәрешләр кертә торган указны имзалады. Документ ТР җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Новости России
Москва

«Семь-Я» экономического будущего России – в МИЦ «Известия» обсудили перспективы отечественного бизнеса


Жители Бутаихи районку любят

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Неказистое бревенчатое здание почты в Бутаихе привлекло внимание, как только въехали в поселок.

Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү турындагы указны имзалады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү турындагы указны имзалады. Документ республика җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Татарстан ачылган җинаятьләрнең иң зур күләме буенча алдынгы өч төбәк арасына керде

Tatar-inform.tatar 

2023 елның гыйнвар – август нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы узган елларда ачылган җинаятьләр саны буенча иң югары үсеш темплары күрсәткән төбәкләр арасында өченче урынны яулады. Россия Эчке эшләр министрлыгы статистикасы шуны раслый.

Читать дальше...

Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды

Tatar-inform.tatar 

1 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин боерыгы белән Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Ул 2023 елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов обыграл Баутиста-Агуту в третьем круге «Мастерса» в Мадриде






Дмитрий Песков: заявления Польши о ядерном оружии вызвали страх даже в США

Москвичам напомнили о бесплатных парковках с 29 апреля по 1 мая

Сегодня в России отмечается День работника скорой помощи

«Воевал за Россию, получи...»: в Ростове-на-Дону толпа отморозков избила до полусмерти ветерана СВО и его жену