Районда язгы чәчүнең 35 проценты башкарылды. Бөртекле культуралар мәйданнарының 41 проценты, азык культураларының 23 проценты чәчелде. «Кама» агрофирмасы чөгендер чәчүгә кереште. Биредә барлык мәйданның, ягъни 3023 гектарның яртысына орлыклар керде. «Чаллы яшелчәсе» яшелчәләр утыртуны башлады. Кишер һәм аш чөгендере тулысынча утыртылды, чиратта – кәбестә. Узган ялларда фермерлар бәрәңге утыртуга кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, әлегә бу эш 6 процентка башкарылган. Читать дальше...