Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Гала
Гал
Декабрь
2015

Көллиятнең моңлы яшьләре

0
Көллиятнең моңлы яшьләре

“Җыр – халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс раушан көзгеседер. Бу бер төрле сихри көзгедер”, – дип язган Габдулла Тукай. Чыннан да, җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен, “менә мин җыр иҗат иттем әле” дип уйламагандыр да. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек табигый итеп, үзе дә сизмәстән, җырлап җибәргәндер. Җыр канатлы кош кебек дөньяга таралган. Иң матурлары, башкалар да яратып тыңлаганы, кушылып җырлаганы күңелләрдән-күңелләргә күчеп, камилләшә барган.

Бу сүзләрне язып, җыр буенча берәр фәнни эш яклау уемда да юк. Бүгенге язмамда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә зур уңышларга ирешкән, моңлы, сәләтле яшьләр турында язуны күз алдында тоттым.

Акрын гына атлап тулай торакның өченче катына менеп җиткәндә, ташкын булып агылган моң ишетеп, туктап калдым. Зур бер кызыксыну белән музыкаль-эстрада сәнгате урнашкан коридор буйлап бүлмәләрне күзәтеп барам. Әнә, беренче бүлмәдән җыр агыла. Рөхсәт сорап, анда үтеп кердем. Монда мөгаллимә Фоат кызы Гөлнара Трофимова “Шатлык нуры” егетләр ансамбле белән “Татар моңы” конкурсына әзерләнә булып чыкты.

Кем соң ул Гөлнара Фоат кызы? Ул чын мәгънәсендә иҗатның кадерен белүче, студентларның кечкенә генә иҗат уңышларына ихлас сөенүче, олы җанлы, шат күңелле мөгаллимә. Гадилеге искитмәле, аның белән еш аралашырга туры килә. Студентлар аның урынлы фикерләренә һәрвакыт колак сала. Сәләтле җырчыларның үсеп канат ныгытуында кайгыртучан һәм талантлы Гөлнара Фоатовнаның да өлеше бардыр. Күңел шулай сизенә, студентлар мең рәхмәтле аңа.

Репетиция дәвам итә. Дулкынлы чәчләрен артка ташлап, илаһи бер дәрт белән кулын күтәрүгә, ансамбль студентлары көйне бердәм башлап, чылтырап аккан чишмә тавышларын хәтерләтеп, күңелне моң белән тутыра.

Тәнәфестә рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Мин Гөлнара Фоатовнадан “Шатлык нуры”ның ирешкән уңышлары белән кызыксынып:

– Гөлнара ханым, ансамбль оешканчы, өч елга якын вакыт узды, максатыгызга ирештегезме инде? – дип сорадым.

– Ижауда уздырылган халыкара конкурста лауреат булдык. Чувашстанда “Урман моңы”, берничә ел рәттән “Созвездие-Йолдызлык”, Әлмәттә “Исәнме, тормыш!”, Зәйдә “Җырлы-моңлы Зәй ягы” конкурсларында катнашып, призлы урыннар алдык.

– Ялгышмасам, “Шатлык нуры” ансамбле егетләр һәм кызлардан тора иде, ә бүген монда гел егетләр генә...

– Әйе, бу директорыбыз Әлфирә Гыйльмулловна идеясе. Егетләр арасында моңлы, сәләтле башкаручылар байтак, шулардан ансамбль оештырып карасак, ничек булыр, дигән фикер әйтте. Мин ризалаштым, шунда ук эшне башлап та җибәрдем. “Шатлык нуры” һәм “Алабуга егетләре” ансамблен берләштереп, егетләрдән генә торган ансамбль барлыкка килде. Аларга үзебезнең “Мөслим Могамае”быз – Илнур Габдрахманов та кушылды.

– Ансамбльгә җырларны ничек сайлап аласыз?

– Татар көйләре күп тавышлы ансамбль өчен авыр. Шулай да без күмәк җыелып, көйләрне сайлыйбыз. Ул матур да булсын, халыкка да ошарлык булсын өчен, аранжировкаларны да үзем ясыйм. “Татар моңы” конкурсының һәр турына икешәр җыр өйрәндек, – дип тәмамлады сүзен Гөлнара ханым.

Халык арасында “тырышкан табар, ташка кадак кагар”, дигән әйтем яшәп килә. Гөлнара ханымның тырышлыгы матур нәтиҗә бирде: ансамбль сайлап алу турыннан, конкурсның йомгаклау – “Гала-концерт”ына кадәр барып җитте.

Менә ул истәлекле, шатлыклы минутлар. Концертны алып баручы Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең “Шатлык нуры” ансамбленә II дәрәҗә лауреат исеме бирелә һәм аларга акчалата бүләк тә тапшырыла, дип игълан итә. Шулай итеп, уңыш елгадай агып килә.

– Бу минутларда, без, ансамбль егетләре, үзебезне бик бәхетле итеп сиздек, шатлыктан күзләргә яшь бәреп чыкты, – дип искә алды “Алабуга егетләре” ансамбль җитәкчесе, конкурста катнашучы Илнур Дәүләтов.

Мин көллиятнең уку-укыту буенча директор урынбасары Валентин Григорьевич Митрофановка мөрәҗәгать иттеп:

– Гөлнара Фоатовнага, гомумән, ансамбльгә нинди бәя бирәсез, – дип сорадым.

– Гөлнара Фоатовна югары квалификацияле, үз эшен, студентларны аңлый белә торган зур белгеч, үз эшенең остасы. Дүрт айда ансамбльне оештырып, лауреат исемен алу – бу могҗизага тиң, – диде горурлану хисе белән Валентин Митрофанов.

Гөлнара Фоатовна бүлмәсеннән чыккач, бераз хәрәкәтсез калдым. Күрше бүлмәдән нәфис бер моң яңгырый. Анда кемдер Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәренең төп герое Гөлшаһидә җырын башкара. Флера Сөләйманова беренче булып башкарган бу җырны безнең көндә кем дәвам итә микән дип кызыксынып, бүлмәгә уздым. Анда бездә белем алган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мөгаллимә Людмила Гатауллина Алия Шамукова белән “Татар моңы” конкурсына әзерлек эшләре алып бара икән.

Алия турында күп ишеткән булсам да, якынрак танышырга булдым.

Исеме җырларга кергән, табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан Пермь краеның Кашкавыл авылында туган. Шундый табигатькә  бай булган авылда туып, ничек җырчы булмыйсың инде.

– Алия, җырчы һөнәрен сайлауга нәрсә тәэсир итте?

– Кечкенәдән үк җырчы булырга хыялландым. Беренче тапкыр биш яшьлек чагымда Пермьдә уздырылган “Сандугач” бәйгесендә катнашып, өченче урын яуладым. Конкурстан соң, җырчы һөнәренә бик җитди карый башладым. Беренче сыйныфта укыганда ук, музыка мәктәбенә йөрдем, анда тугыз ел белем алдым.

Шул чорларда ул төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Мәсгүть Имашев конкурсында икенче урын, Мәскәүдә “Шоу-мир” конкурсында беренче, Екатерина Шаврина исемендәге конкурста икенче урынга лаек була.

– Көллияткә ничек килеп кердең?

– Миңа монда укырга керү бик җиңел булды. Тугызынчы сыйныфта укыганда, Мамадышта Татарстанның халык артисты Мингол Галиев бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булдым. Көллияткә имтихансыз керергә юллама бирделәр. Менә мин өченче ел инде сезнең алдыгызда.

– Әти-әниеңнән ерак яшисең. Сагынмыйсыңмы, иптәшләрең белән ничек яшисең?

– Иптәшләрем бик яхшы минем. Иң якын дустым Гүзәл белән бик тату яшибез, айга бер тапкыр Пермь якларына кайтып киләм. Вакыт җитми, ныклап “Татар моңы” конкурсына әзерләнәм, быел призлы урын алу нияте белән яшим.

Сынау көннәре яшен тизлегедәй килә дә җитә. Алия халыкара “Татар моңы” гала-концертында чыгыш ясый. Концертны алып баручы Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Алия Шамукованың чакырылуын белдерә. Менә ул – зифа буйлы, милли кимегә киенгән, үзенә генә хас елмаю белән, сәхнә уртасында...

Тыйнак кына, нәкъ халкыбыз рухына туры килешле итеп, күңел түреннән чыккан моңлы җырын суза. Аның тирәсендә күбәләктәй җилкенүче кызлар да, тыпырдап биюче егетләр дә күренми. Ул үзе, ялгызы тамашачыны сихерли.

Конкурстан II дәрәҗә лауреат исемен алып кайткач, Алия белән очрашып, тагын сөйләшеп алдым.

– Алия, иң яраткан җырларың нинди?

– Яраткан, дип аерып әйтүе авыр. Барысы да кадерле аларның. Күңел түреннән чыгалар бит.

– Халык җырларын күбрәк башкарасың кебек...

– Әйе, минем халәтемә халык җырлары килешле. Озын, сагышлы көйләрне яратып башкарам.

– Алия, көнкурстан нинди тәэсирләр белнә кайттың? Киләчәккә нинди уй-планнарың бар?

– Шатлыгымның чиге юк. Остазым Людмила Степановнага, директорыбыз Әлфирә Гыйльмулловнага рәхмәтлемен, ышанычларын акладым. Алар кебек яхшы кешеләр белән эшләү үзе бер бәхет бит ул! Шулай ук дусларыма, җанатарларга бик зур рәхмәт. Алга таба тормышымны җырсыз күз алдына да китерә алмыйм. Конкурста җиңү миңа канатланып эшләргә дәрт бирә. Халкымны яңа җырлар белән сөендерермен әле.

... Бүлмәләр белән танышуны дәвам итәм. Әнә, өченче бүлмәдән дә моң бөркелә. Түзмәдем, эчкә уздым. Анда Алабуга сандугачы, бик күп фестивальләрдә катнашып, танылган эстрада җырчысы Резидә Мансур кызы Кашапова үзенең шәкерте – Айзилә Вахитова белән “Татар моңы” конкурсына әзерләнә.

Айзилә яшьтән үк музыка белән кызыксына, җиде ел бию түгәрәгенә йөри, ун ел музыка мәктәбендә фортепиано, гитарада уйнарга өйрәнә. Укыганда төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый.

– Айзилә, син җырлар яратасың. Чынлап та җыр – нәрсә ул? Ул безгә нигә кирәк?

– Төрле кеше төрлечә аңлый аны. Минем өчен җыр – берни белән дә чагыштырып булмаслык. Ходай кешеләргә бәһасез җан авазы итеп иңдергән изге моң ул, чөнки җыр – ул тере нәрсә, җан моңы. Чын җыр иксез-чиксез көчкә ия. Таныштыра һәм кавыштыра, елата да, юата да җыр.

Көллияттә укыганда да конкурсларда катнашуын дәвам итә, югары уңышларга ирешеп тора Айзилә. Май аенда Ижауда уздырылган халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестивалендә һәм Краснодар краеның Туапсе шәһәрендә халыкара конкурсларда катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек була

– Синең өчен иң шатлыклы конкурс кайчан булды?

– “Когда мы вместе” халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестивалендә катнашып, Гран-при алу – минем өчен иң шатлыклысы.

– Анда нинди җырлар башкардың соң?

–Мәскәү, Санкт-Петербург, Грузия профессорларыннан торган дәрәҗәле жюри алдында үземнең яраткан җырларымның икесен җырладым. Берсе – Виктор Цойның “Кукушка”сы, икенчесе –  әрмән телендә эстарада җыры.

– Айзилә, җырчыга бәя биргәндә, бигрәк тә ике нәрсәгә: аның тавыш мөмкинлекләренә һәм репертуарга игътибар бирелә. Бүгенге көндә сәхнәдә нинди генә җырчы юк, барысы да матур киенгән-ясанган, җырлый-бии... Аларга синең мөнәсәбәтең нинди?

– Җырны тыңларга өйрәнергә, тавышка бәя бирергә, аның мөмкинлеген аера белергә кирәк. Мин беркайчан да фонограммага авыз ачып торганым юк, һәрвакыт тере тавышка җырлыйм.

Шушы көннәрдә Айзиләгә тагын бер шатлык елмайды. Ул “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсының Гала-концертында катнашып, “Өмет” номинациясенә иреште һәм мәдәният министрлыгы премиясенә лаек булды.

Язмамны төгәлләр алдыннан турыдан-туры Гала-концертта катнашкан директорыбыз Әлфирә Гыйльмулловнага мөрәҗәгать итеп:

– Бүгенге көндә халык арасында сәләтле, моңлы яшьләр бик аз күренә дигән фикер яшәп килә. Аларга карата карашыгыз ничек? – дип сорау бирдем.

– Сәләт ул кешеләргә Ходайдан бирелә. Сәләтсез кеше дигән сүз булырга да мөмкин түгел. Соңгы вакытларда республика җитәкчеләре тарафыннан милли мәдәнияткә җаваплы караш булганлыктан, татарча җырлаучылар елдан-ел арта. Моңа мисал итеп ел саен уздырыла торган “Татар моңы”, үзебездә үтүче “Без талантлар эзлибез” дигән конкурсларны атарга була. Без студентлар белән инде җиде ел рәттән “Татар моңы” конкурсында катнашабыз. Җиңү яулаган студентларыбыз хәзерге көндә Республикада танылып бара. Алар арасында быел консерваторияне тәмамлаган Азат Кәримов, Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенткасы Гөлсирин Абдуллина бар. Конкурсларда катнашу – олы юлга юллама булып тора, – дип йомгаклады сүзен Әлфирә Әкбарова.

Дамир ӘЮПОВ

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Фестивальный праздник «Музыка моего города» в Улан-Удэ включил в программу спектакль Театра кукол «Ульгэр»: Россия и Культура, Праздник и Дети

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»

Азербайджанский мигрант возмутился из-за того, что в Калининграде суд назначил 4,5 года лишения свободы за убийство в ДТП школьницы. Видео

Страдания юного Аюша Булчун


Делаем образ стильным при помощи одной яркой детали

Страдания юного Аюша Булчун

Стой и не двигайся: доктор Кутушов рассказал, что делать при встрече со змеями

Россия, Культура, Дети: конкурс на новую эмблему обьявил Театр Ульгэр в Республике Бурятия


Ange Postecoglou in spectacular touchline bust-up with fan before slamming ‘fragile’ Tottenham after Man City loss

MTA reveals new electric buses, charging stations in Queens

Citadel CEO Ken Griffin says the anti-Israel college campus protests are just 'performative art'

Rory McIlroy masterclass secures dominant five-shot victory at Wells Fargo Championship


Игровые клавиатуры Bloody S515R, B825R: механические свитчи и подставка под запястья

Более 1 млн проездов по трассе М-12 Восток совершили автомобилисты в майские праздники

Китайский кроссовер чуть не сжёг своего владельца

Konica Minolta Business Solutions Russia и Facemetric предложат заказчикам решения на базе технологий компьютерного зрения


Here's every World of Warcraft expansion in order of release

Сегодня выходит Braid: Anniversary Edition на PC, консоли и смартфоны

Ubisoft cancels The Division: Heartland so it can focus on 'bigger opportunities' like XDefiant

RPG Battle of Souls доступна в Google Play 2 стран



У района Москвы появился свой трек, сгенерированный нейросетью

Азербайджанский мигрант возмутился из-за того, что в Калининграде суд назначил 4,5 года лишения свободы за убийство в ДТП школьницы. Видео

В Парке Горького вновь пройдет Московский детский фестиваль искусств «НЕБО»

В Москве чеченская семья окружила отделение полиции, чтобы забрать родственницу




В Москве чеченцы окружили отдел полиции из-за сбежавшей родственницы. Она боится, что ее убьют

Москва будет петь A Cappella. Стартует международный фестиваль

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» правит миром, расшифровал «ДНК В.И.Ленина», отменяет налоги. И… отключает институты времени. Разгадка «научных теорий заговоров».

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»


Ширинкина: командировка Путина в КНР стала зеркальным жестом дружбы двух стран

В Твери впервые выступил Объединённый симфонический оркестр Мариинского и Большого театров под управлением Валерия Гергиева

МинЖКХ Подмосковья подвело итоги строительства за 10 лет

«Мособлгаз» устранил 105 аварийных ситуаций из-за незаконных земляных работ


Без защиты: как Медведев и Хачанов проиграли свои матчи в Риме

Соболенко — Коллинз: белоруска выиграла первый сет в полуфинале Рима

Виктория Азаренко пробилась в четвертьфинал турнира WTA в Риме

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме


Кандидат в депутаты Шаламов Руслан награжден медалью

Дорожники меняют покрытие на Каширском шоссе в подмосковном Домодедове

Чем заняться в Москве, Петербурге и Нижнем Новгороде 16–22 мая: неделя со «Снобом»

Спортсменки из Лыткарина победили в международном турнире по ММА


Музыкальные новости

Бердымухамедов в Казани пригласил Гергиева на гастроли в Туркменистан

Концерт в честь 90-летия Евгения Крылатова пройдёт в Кремлёвском дворце

Ургант уехал в Грузию после отмены его номера на концерте в честь Окуджавы

Страдания юного Аюша Булчун



Актер из «Папиных дочек» пропал в Москве

Скрывавшаяся от родственников юная чеченка покинула московский отдел полиции

В Парке Горького вновь пройдет Московский детский фестиваль искусств «НЕБО»

Кандидат в депутаты Шаламов Руслан награжден медалью


Инсайдер Карпов: "Спартак" выкупил Станковича у "Ференцвароша" за €200 тыс

В мире могут закрыть поставки из Китая. «Святой Ленин» на встрече В.В. Путина и Си Цзиньпина повышает качество жизни народам России, Китая, всего мира.

ПОДГОТОВИТЬСЯ К ЛЕТНЕМУ СЕЗОНУ? ЛЕГКО! ВМЕСТЕ С ПЛАТФОРМОЙ FITSTARS НА УМНЫХ ТЕЛЕВИЗОРАХ LG

Следком России ищет приезжего из Азербайджана из-за его желания убивать в ЯНАО


HONGQI - официальный автомобиль ПМЭФ 2024 года

Ярославское шоссе стало лидером сезонного спроса на спортивные площадки в коттеджных комплексах

СМИ: Отдел полиции в Москве окружили из-за сбежавшей из дома чеченской девушки

Азербайджанский мигрант возмутился из-за того, что в Калининграде суд назначил 4,5 года лишения свободы за убийство в ДТП школьницы. Видео


В этот день ровно 30 лет назад будущий президент Российской Федерации был гидом будущего короля Великобритании в экскурсии по Ленинграду

Путин назвал образцовыми отношения России и Китая

Титов о визите Путина в Китай: Можно говорить о настоящем повороте на Восток

«Настоящая дружба». Почему китаянка Гун восхищена визитом Путина в КНР





В форуме «Здоровье нации – основа процветания России» примут участие ведущие эксперты научно-исследовательских институтов Минздрава России

В форуме «Здоровье нации – основа процветания России» примут участие ведущие эксперты научно-исследовательских институтов Минздрава России.

Резидент технополиса «Москва» в июле-сентябре запустит производство киберпротезов

Онколог Тимофеева рассказала, чем опасны хронические заболевания


ABC: Зеленский недоволен результатами визита Блинкена в Киев


ЦСКА в Петербурге обыграл "Зенит" и повел 1/2 финала Единой Лиги ВТБ

Футболисты «Локомотива» – в расширенном составе сборной России на июньский сбор

В этот день ровно 30 лет назад будущий президент Российской Федерации был гидом будущего короля Великобритании в экскурсии по Ленинграду

Инсайдер Карпов: "Спартак" выкупил Станковича у "Ференцвароша" за €200 тыс


Минск поддерживает Баку: планы по строительству агрогородка в Карабахе – ОБНОВЛЕНО

Шесть городов Белоруссии и Азербайджана стали побратимами



Собянин: пейзажи Андрияки отображали красоту России

Собянин рассказал о сезонном оформлении городских пространств

Сергей Собянин. Главное за день

Собянин рассказал о благоустройстве у станции метро «Университет Дружбы Народов»


Клиенты Инго Экосистемы стали больше путешествовать за ингорубли

Передовые разработки. Названы номинанты II этапа «ЭКОТЕХ-ЛИДЕР 2024»

Сергей Собянин. Главное за день

Роскосмос опубликовал спутниковый снимок лесных пожаров в Забайкальском крае


МинЖКХ Подмосковья подвело итоги строительства за 10 лет

Кандидат в депутаты Шаламов Руслан награжден медалью

Regnum: актер из сериала «Папины дочки» Светлов вышел из дома в Москве и пропал

Чем заняться в Москве, Петербурге и Нижнем Новгороде 16–22 мая: неделя со «Снобом»


Архангельский «Ледокол» вышел в четвертьфинал Ночной хоккейной лиги

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

У работодателей Архангельской области и НАО началась "вахтовая лихорадка"

В Архангельской области выбрали общественные территории для благоустройства в приоритетном порядке в 2025 году


Фестиваль «Музыка моего города» в Бурятии украсил Театр кукол «Ульгэр»: Россия и Культура, Праздник и Дети

Россия, Культура и Дети: детский конкурс эмблемы обьявил Театр кукол в Улан-Удэ

Росавиация опровергла спрямление рейсов в обмен на полеты в Элисту

В Бурятии прошла Байкальская театральная школа прошла - Россия, Культура и Дети


В Москве решили отказаться от маленьких квартир

В Парке Горького вновь пройдет Московский детский фестиваль искусств «НЕБО»

Дорожники меняют покрытие на Каширском шоссе в подмосковном Домодедове

Кандидат в депутаты Шаламов Руслан награжден медалью












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов проиграл Табило в 1/8 финала «Мастерса» в Риме






Чем заняться в Москве, Петербурге и Нижнем Новгороде 16–22 мая: неделя со «Снобом»

Источник 360.ru: на Восточном вокзале у мужчины нашли похожий на гранату предмет

Раскрыт смысл цветов на столе переговоров Путина и Си Цзиньпина

В Подмосковье ежегодно растет спрос на строительство собственного жилого дома