Главные новости Кызыла
Кызыл
Август
2020

Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдылар

0
Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдылар

(Әгерҗе, 1 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре»). 1 август — тимерьюлчылар шәһәре көнендә Әгерҗедә алу һәм тепловозга Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тимерьюлчы Александр Журавлев исемен бирү уңаеннан тантаналы чара булды. Чара Әгерҗенең вокзал яны мәйданында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйрәмне алып баручыларның: ТАССРның 100 еллыгына багышланып агымдагы елның 30 гыйнварында Бурятиядә башланган флаг эстафетасы, ниһаять, бүген безнең шәһәргә дә килеп җитте. Флагны каршы алабыз, — дигән сүзләре һәм алкышлар астында флагны бәйрәм узучы мәйданга алып керделәр.  «Бүген без Әгерҗе районында юбилей флагын кабул итәбез. Әлеге флагтагы ак төс ниятләребез һәм уңышларыбызның аклыгын, ә алтынсу төс республикабызның казанышларын чагылдыра. Татарстанның киләчәктә дә тотрыклы рәвештә социаль-икътисади үсеш юлында булачагына ышанабыз», — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев һәм тарихи флагка Әгерҗе районы гербы билгесен беркетте. Флаг сәяхәтен дәвам итәчәк. Алга таба аны Аксубай муниципаль районы кабул итеп ала. Ә 30 август — республика көнендә ул Казанга әйләнеп кайтачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Туве

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев не отстал от «Реала»! Как русская звезда тенниса покорила Мадрид






Мотоклуб «Кочевники Азии» открыл мотосезон в Туве

Семилетнее дежавю: Снова серебро

Росгвардейцы отыскали без вести пропавшую женщину в Туве

В России насчитали минимум 87 снежных барсов