Главные новости Кызыла
Кызыл
Август
2020

Төзек булмау сәбәпле, «Мостай Кәрим» пассажир теплоходы беренче рейска чыкмаган

0

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). «ВодоходЪ» компаниясе Санкт-Петербург — Мәскәү маршруты буенча 10-16 августка планлаштырган «Мостай Кәрим» теплоходы круизын кичектерде. Бу теплоходның винт-руль колонкасының техник төзексезлегенә бәйле. Хәзер теплоход Санкт-Петербургта, анда төзексезлекне бетерү буенча оператив эш башкарыла. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Теплоходның төзексезлеге сәбәбе аныкланмый, әмма белгечләр бу завод брагы, эксплуатацияләгәндә хата яки су төбенә тиеп винтларга зыян килгән булырга мөмкин дип аңлата. «Мостай Кәрим» пассажир теплоходы 2019 елда Түбән Новгородның «Кызыл Сормово» верфында төзелә һәм соңгы 60 елда Россиядә төзелгән беренче зур пассажир лайнеры булып санала. Уңайлыклар тудырылган дүрт палубалы судно югары технологияле навигация җайланмасы белән җиһазландырылган һәм 22,5 км/сәг тизлектә йөзәргә сәләтле. Теплоходның озынлыгы — 141 метр, киңлеге — 16,82 метр. Теплоходка 329 пассажир сыя. Лайнер биш йолдызлы кунакханә дәрәҗәсенә туры килә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Туве

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко испытала проблемы после снятия Рыбакиной с турнира в Риме






Две пары молодоженов из Тувы сыграют свадьбы на Международной выставке «Россия» на ВДНХ в Москве

В Джалал-Абадской области произошло землетрясение

В музее семьи Шойгу высказались об «отставке года»

Сенатор Дина Оюн поздравила земляков с Днем Победы