Главные новости Кызыла
Кызыл
Август
2020

Сөткә сода яки акбур кушылганын ничек белергә?

0
Сөткә сода яки акбур кушылганын ничек белергә?

Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. Акбур һәм сода бармы икәнен тикшерү Ризыктагы кальций күләмен арттыру өчен сөткә акбур кушыла дип фаразлаучылар бар. Тик бу алай түгел. Акбур кушуның төп максаты — сөттәге май күләме пакетта күрсәтелгәннән күпкә түбән булуын яшерү өчен. Сода исә продуктны саклау срогын арттыру өчен кирәк. Ул сөтнең тәмен бозмый, ләкин ашказаны өчен начар.  Сөттә акбур һәм сода булуын өйдә ничек билгеләргә: 1. Үтә күренмәле савытка бераз сөт салыгыз. Сөткә бер чеметем лимон кислотасы кушып, бераз аш серкәсе салыгыз. Әгәр өслектә күбекләр барлыкка килә башласа (минераль сулы шешәдәге кебек), сөткә акбур кушылган дигән сүз. 2. Сөттә сода барлыгын лакмус кәгазе ярдәмендә ачыкларга мөмкин. Аны сөткә батырыгыз һәм төсен анализлагыз. Зәңгәр төс — сөттә сода бар. Кызыл төс продуктта аспирин булуын яки сөтнең искерүен аңлата.  Сөт сыйфатын тикшерү — сөткә су кушылганмы? Сөтнең күләмен арттыру өчен аңа эремчек суы яки гади су салалар. Моны ачыклауның ысулы берничәү. 1. Татып карагыз. Монда барысы да гади: чын сөт тыгызрак, аннан аермачык сөт тәме килә. Су салынган сөтне эчкәч, нидер җитми дигән хис туачак.  2. Пипеткага бераз сөт алыгыз һәм тырнак өстенә тамызыгыз. Табигый продуктта протеиннар һәм майлар күп, шуңа күрә тамчы таралмас. Әгәр сөт тырнактан «качарга» ашыкса, бу начар билге. Мөгаен, сөткә нидер кушылган яки акбур өстәлгән. 3. Пыяла савытка 50 мл сөт һәм 100 мл медицина спирты салыгыз (булмаса, сез аны аракы белән алыштыра аласыз). Сыеклыкны 1-2 минут селкетегез. Әгәр дә берни кушылмаган булса, казеин төпкә утыра. Бу ысул белән сыер сөтен генә тикшереп була, кәҗә сөтендә казеин матдәсе юк. Әгәр дә сез шешәле сөт сатып аласыз икән, аны кайнатырга онытмагыз. Пальма мае бармы икәнен тикшерү Пальма мае сөтнең тәмен яхшыртырга һәм продуктның саклану срогын озайтырга ярдәм итә. Кызганыч, бу компонентны өйдә ачыклау мөмкин түгел. Аны газ хроматографиясен кулланып, лаборатория анализы ярдәмендә генә эшләнергә мөмкин.  Кибет сөтенең сыйфатын тикшереп буламы? Акбур, крахмал өстәү, су кушу кебек манипуляцияләр, нигездә, үз сыерларының сөтен шешәләп сатучы кечкенә дистрибьюторлар тарафыннан башкарыла. Зур предприятиеләр өчен мондый ялганлау белән шөгыльләнү файдасыз, чөнки кыйммәтле җиһазлар ватылырга мөмкин. Ләкин алар ялган продуктлар җитештерми дигәнне аңлатмый бу. Алар өйдә ачыклап булмый торган башка ысулларны кулланалар. Мәсәлән, нормальләштерелгән сөт урынына коры сөттән реконструкцияләнгән сөт өстәлә. Бу гамәлләр Россия Федерациясенең техник регламенты белән тыелган, диелә бу хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Туве

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






Названа главная особенность чемпионата Казахстана по футболу

Две пары молодоженов из Тувы сыграют свадьбы на Международной выставке «Россия» на ВДНХ в Москве

Лучший опорник лиги? В "Елимае" появился лидер из европейской сборной

Бурятское лав-стори в Улан-Баторе: Россия в зарубежье, культура, театр, кино