Главные новости Кызыла
Кызыл
Август
2020

Рөстәм Миңнеханов Һәм Марат Хөснуллин Милли китапханәнең яңа бинасын карады

0
Рөстәм Миңнеханов Һәм Марат Хөснуллин Милли китапханәнең яңа бинасын карады

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында булды. Китапханә капиталь ремонт үткәрелгән «Казан» милли-мәдәни үзәгенә күчерелде.

Үзәкне Милли китапханә итеп үзгәртү проектын, Н.Некрасов исемендәге Үзәк Мәскәү китапханәсе белән берлектә, «Хора» бюросы архитекторлары эшләгән. 

Биредә заманча һәм классик типтагы ике уку зонасы урнашкан. Беренче каттагы зал барлык категория кулланучыларга исәпләнгән. Заманча зонада балалар, яшүсмерләр өчен мәйданчыклар, музыка, компьютер заллары каралган. Классик типтагы китапханә залы бинаның икенче катында урнашкан. Бу зонада дөньяның төрле телләрендә 150 мең данә документ тәкъдим ителә.

Проект буенча, китапханәдә тавыш яздыру студиясен булдыру да каралган. Шулай ук, спектакль, тамашалар, чаралар өчен 200 кеше сыйдырышлы берничә зал урнашкан. Иҗади коллективлар үз проектлары өчен заллардан бушлай файдалана алачак дип ниятләнә. 

Яңа бинада шулай ук мәгълүмати-китапханә, фондларны туплау, документларны фәнни эшкәртү, каталоглар оештыру бүлекләре эшләячәк. Бинаны төзекләндерү юнәлешендә эшнең саллы өлеше инде башкарылган: хәзер стеллажлар урнаштырыла, тышкы яктан территория ямьләндерелә. Шулай ук бизәү эшләре төгәлләнеп килә.

Рөстәм Миңнехановка китап бирү һәм тапшыруның автоматлаштырылган системасы турында сөйләделәр. Китапханә ябык вакытта да теләсә кайчан килеп китап тапшырып булырлык җайланма куелган. Барлык кунакларга Габдулла Тукай китаплары, Россиянең төрле шәһәрләрендә 20 гасыр башында гарәп графикасында басылган татар газеталарын күрсәттеләр. Мәсәлән, «Тавыш», «Тормыш», «Фикер», «Таң», «Кызыл Армия», «Азат халык», «Әл-ислах» газеталары. Рәсми затлар элекке бинаның музей чагын хәтерләтеп торган скульптура фонында фотога төштеләр. «Миңа ошый. Мондагы функционал тулы куәтендә үтәлер дип ышанам. Интерьер яңа яңгыраш алганда, бу бик шәп. Урыны да бик күркәм», — дип уртаклашты «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. 

«Шактый гомеребезне үткәргән бинабызны яратып эшләдек, әле дә без ул бинаны төп йортыбыз дип исәплибез, чөнки 1919 елдан, ул бина китапханәгә бирелгәннән бирле, чын китапханә рухы сеңгән. Бу бинага да китапханә рухын сеңдерү бурычы тора. Бирегә яратып килерләр, һәм бу безнең республиканың кайнап торган мәдәни үзәге булыр дигән өметтә торабыз. Бу бинаның мөмкинлекләре бик зур. Моңа кадәр булган кысанлык турында сөйләп килдек, хәзер бик иркен, якты булачак», — диде Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев.  Милли китапханәнең яңа бинасы белән, шулай ук, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин танышып йөрде. «Бүген берничә объектта булдык, мин хисләремне җиткерер өчен сүз таба алмыйм. Менә әле генә милли китапханәне карап чыктык. Элек бирегә киңәшмәгә чакыралар иде, гел караңгы иде, ә хәзер якты, рәхәт», — диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Туве

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






Прямая трансляция игры "Ордабасы" - "Тобол" и еще четырех матчей КПЛ

Лав-стори о бурятах в Монголии: Россия, культура, театр, кино в зарубежье

Кызылские росгвардейцы участвуют в патриотической акции «Бессмертный автополк»

Кызыл Кала