Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Все новости
Июнь
2022

«Өйне карап торып яндырдык» - Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән

0
«Өйне карап торып яндырдык» - Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән

18 июнь көнне Тукай районы Казаклар авылында чыккан янгын өч хуҗалыкны көл итә, тагын бер хуҗалыкның каралты-курасын юкка чыгара.

Авыл кешесе гади хезмәт белән көн күрә, һәр малын кадерләп, бөртекләп җыя. Ләкин янгын хәвефе безне адым саен сагалап тора шул. Менә шул тир түгеп җыйган мөлкәтеңнең санаулы минутлар эчендә янып көлгә әйләнүе бик үкенечле хәл...

«Өч хуҗалыктан каккан казык та калмады»

Казаклар авылындагы көчле янгын 18 июнь көнне көндезге уникеләр тирәсендә Хафизовларның сараеннан чыга һәм кыска вакыт эчендә аларның йорт-җирләрен камап ала, ике як күршеләрен дә аямый. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов сүзләренчә, иртәдән котырынган көчле җилнең һич басылырга уйламавы да янгынга тиз арада таралырга булышлык итә.

Элекке төзелешләрне үзегез беләсез, җирнең бер кисәген дә әрәм итмәгәннәр, хуҗалыклар бөтенесе бер-бересенә орынып диярлек тора. Иллешәр ел буе кипкән агач сарайлар, анда салам, печән… 15 минут эчендә бөтен дөньяны камап алды. Ишле гаилә - әти-әниләре, ике кызлары, физик мөмкинлекләре чикле булган оныклары һәм хуҗабикәнең авыру сеңлесе урамда бернәрсәсез торып калды. Көчле җил булу сәбәпле, җил күршеләргә дә бик тиз күчте. Ул йортларның хуҗалары инде гүр ияләре. Туган нигезләренә балалары атна саен кайтып-китеп йөриләр иде. Шимбә көн, аларның да барысының авылда вакыты туры килде. Бер сәгать дигәндә өч хуҗалыктан каккан казык та калмады. Ялкын дүртенче хуҗалыкка да үрләде. Алланың рәхмәте белән, аларның каралты-курасы янып бетсә дә, йортларын коткарып кала алдык. Бурдан кала, уттан калмый икән. Бөтен урамны ялмап алмаса ярар иде дип тә курыккан идек», - дип сөйләде Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов.

Рамил Нәҗметдинов сүзләренчә, башта янгынны Теләнче-Тамак һәм Сарманның Нөркәй авылы янгын сүндерү машиналары туктатырга тырышып караган. Лкин көчле җил үзенекен эшләгән - бөтен җирне биләп алган ялкын телләрен Чаллыдан өстәмә машиналар килеп җиткәч кенә сүндерә алганнар.

Шундый көчле янгын чыгуның сәбәбе сорашкач, Рамил Нәҗметдинов төгәл генә җавап бирә алмады. «Әлегә тикшерү бара, аның нәтиҗәләре билгеле булмыйча, әйтә алмыйм», - диде ул.

«Кызым гаепле түгел»

Авыл халкы арасында гына төрле сүзләр йөри. Авылдашлары әйтүенчә, янгын башланган йорт хуҗалары – кәеф-сафа корырга яратучы гаилә. Бәхетсезлек килеп чыккан көнне дә кызларының берсен урамда салмыш килеш күргәннәр. Халык аның: «Кредит алып, үз акчама төзедем бу йортны, үзем үк юкка чыгарам», - дигән сүзләрен дә искә ала.

Ләкин йорт хуҗабикәсе Гөлсәрия апа бу сүзләргә катгый рәвештә каршы төшә.

Мондый очракларда гаеплене табу кирәк. Шуңа күрә кызымны гаепләп калдырырга тырышалар. Ут безнең хуҗалыктан чыкты, килешәм. Сараебыздан мунчага электр чыбыгы үтә. Үзебез шуннан чыккан дип фаразлыйбыз, чөнки ул иске иде. Алыштырырга һаман кул җитмәде. Өй салып кергәч, шуның мәшәкатьләре белән йөреп онытылган.

Сарайга бер кеше дә ут төртмәгән, кызымның гаебе юк. Гаебе булса, ул үзе абзардан малларны чыгарышыр идеме? Бәләкәй бозауны да ул этеп чыгарган бит. Кызым ул көнне бераз шәраб эчкән булган. Шуңа да кызга бәйләнәләр.  Тикшерү нәтиҗәләре тагын бер айдан билгеле булачак, диде МЧС, менә шунда беленер инде, - дип сөйләде ул.

Хафизовлар 2019 елда иске йортларын сүтеп, аның урынына яңа өй җиткереп кергән булганнар. «Агачтан төзедек, калай белән тышладык. Кредитын түләп бетерергә дә күп калмаган иде инде.

Ярый мал-туарлар исән калды. Сыерны болынга алып төшеп арканлаган идек. Тана гына шактый пешкән. Мал табибы уколлар салып, яраларына мазьлар сылаганнан соң ул да рәткә кереп килә. Ике тавыгыбызны кичә тотып алып кайттым, калганнары янып бетте», - ди ул.

 

Фото: © авылның ватсап төркемендәге фото

Янгын башланганда Гөлсәрия апа ире белән Чаллыда булган. Аның Даун синдромы белән авыручы 52 яшьлек инвалид сеңлесен һәм ДЦП диагнозлы 17 яшьлек оныгын йорттан чыгарырга күршеләре ярдәм иткән. Әлегә аларның икесен дә Можгада яшәүче апасы үзләренә алып киткән. Ә Гөлсәрия апаны ире һәм ике кызы белән авылдагы якын туганы Фәнил сыендырган.

Хафизовлар йортны иминиятләштерергә өлгергән. Аның акчасына Гөлсәрия апа берәр иске, әзер йорт сатып алырга ниятли. Гаилә әлегә документларны торгызу эшләре белән мәшгуль. 

«Йортыбыз «булышыгыз миңа» дигән кебек тоелды»

Әлеге көчле янгында Хөсния апа Шакирова гаиләсе һәм аның туганнары да каза күрә. Алты кыз туганның бергәләп җыелыша торган «оясы», әти-әниләренең кадерле нигезләре санаулы минутлар эчендә янып көлгә әверелә.

Авылга кайтып җитәребезгә күп калмаган иде инде. «Күршеләрнең сарае яна, кызулагыз, сезгә дә кабарга мөмкин», - дип шалтыраттылар. Без кайтып җиткәндә аларның өйләре янып бетә иде инде, әле безнекенә күчмәгән иде. Янгын сүндерү машиналары озак булмый торды, безнекенә дә үрләде.

Өйне карап торып яндырдык. Шулхәтле авыр булды. Өебез: «Булышыгыз миңа», - дип иңрәгән төсле тоелды, шуның тавышын ишеткән кебек булдым. Классташым сөйләве буенча, тавышсыз гына елап, үзем дә сизмичә йортка таба киләм икән…

Бернәрсәбезне чыгарырга да җитешмәдек. Узган атнада су счетчигының срогы чыкты да, аны куйдырдык. Бу атнада пломба сугарга киләселәр иде. Шуңа күрә бөтен документларыбызны авылга алып кайткан идем, бер документыбыз да исән калмады.

Бу әти-әниебезнең төп йорты. Өебез зур, әйбәт иде әле. Узган ел гына тәрәзәләрен алыштырдык. Әти: «Йортны сатасы түгел, бөтенегез монда җыелып, аралашып яшәгез», - дип нәзер әйтеп калдырды. Без алты кыз туган, барыбыз да диндә. Бәйрәмнәр саен бирегә җыелышып, бергәләп уразалар тотып, рәхәтләнеп яши идек. Апрельдән ноябрьгә кадәр гел шушында була идек без. Авылыбыз Чаллыдан ерак түгел, әни чирләгәндә дә янына чиратлап кайтып йөрдек.

 

Фото: © Хөсния Шакирова фотосы

Без бер кешедән дә бернәрсә дә өмет итмибез. Авылдашлар төркеменә номерыбызны куйгач, читенсенгән идем, алай баш тартырга ярамый дип ачуланып аттылар үземне. Авылдашларым ярдәм җибәрә башлады инде. Барысы да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын, Ходай үзләренә меңләтә кайтарсын, савап булып барсын.

Янгынны әле ярый төнлә булмады, дибез. Барыбыз да йоклап калсак, нишләп беткән булыр идек икән. Без белмәгән көчләр идарә итә шул… Безгә, укыган кешеләргә Аллаһы Тәгалә сынауларын шулай биреп тора инде ул. Аның сынаулары тәмле, без аларны рәхәтләнеп кабул итәбез. Бу тормышта бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Без Чаллыда да бай яшәмибез. 37 ел тулай торакта яшәгәннән соң фатир алдык. Анда да бер диван да бер карават. Әлхәмдүлилләһ, бернәрсәдән дә зарланмыйбыз. Иң мөһиме – үзебез, балалар, оныклар исән-сау. Элек безнең әбиләр бернәрсәсез яшәделәр. Киярләренә бер ыштан, шуны юалар да кияләр иде. Бүгенге тормышыбызга, булган кадәрлесенә шөкер итәргә кирәк.

Йортны җыйнаулашып торгызырга ниятлибез. Без авыл балалары, барыбер авылга кайтабыз инде, киләчәктә шәһәр җирендә торырга исәбебез юк», - дип сөйләде Хөсния апа.

«Әтинең елын туган нигезебездә уздырырга насыйп булмады»

Хафизовларның икенче як күршеләре - Рамил абый Илһаметдиновларның да ялларга авылга кайткан вакытлары булган.

«Янгын чыгуын шарт-шорт итеп шифер ата башлагач кына аңыштык. Үзебезгә каба башлагач, башта насос белән сиптереп карадым, аның гына файдасы булмады. Каралты-курабыздан бернәрсәбез дә калмады, әнә бүген техника эшли. Бөтен кадыкларны кырып-себереп түгәбез…

Йорт кырыена кирпечтән ике катлы корылма төзегән идем. Икенче катында  җылытылган веранда, аста мунча, гараж иде. Аның да стеналары гына утырып калды. Бөтен мотоблоклар, техникалар да шул гаражда калды. Мал-туарларыбыз юк иде. Катыру камерасына тутырылган тавыклар гына кызган…

 

Фото: © авылның ватсап төркемендәге фото

Әтиебез бер ел элек вафат булды. Ял көне туган нигезебезгә җыелышып, аның ел ашын уздырасы идек. Насыйп булмады шул үз өендә Коръән укытырга. Хәзрәт белән киңәшеп, хәзер ашны мәчеттә үткәрергә булдык.

Монда хәзер кереп кунар урын да юк. Газ, су, ут юк… Инде шушы кирпеч корылманы булса да торгызырга иде.

Бүген менә йорт урынын әйбәтләп чистартабыз. Авылдашлар да ярдәм итә, Чаллыдагы эшемнән дә унлап кеше кайтты, техника бүлеп бирделәр. Хәлебезгә кергән кешеләрнең барысына да зур рәхмәт», - диде Рамил абый.

«Тавыкларым кычкырышып, янып үлде»

Бу көнне янгын дүртенче хуҗалык - Закировлар гаиләсенең дә каралты-кураларын да юк итә. Бәхетләренә, аларның торыр урыны исән-сау кала — «кызыл әтәч» гаиләнең йортына «кунарга» өлгерми.

Без 85 яшьлек әни һәм ирем белән яшибез. Ялларга кызым да кайткан иде. Төнге сменадан соң азрак ял итеп алыйм дип яттым. Йокыга китәргә дә өлгермәдем: «Янабыз» дип ирем йөгереп керде. Тиз генә янгын чыккан йортка чаптык, аннан ике инвалидны чыгарышырга булыштык», – дип сөйли бу бәла килгән көн турында хуҗабикә Раушания апа. – Үзебезнең йортыбыз исән калса да, каралты-кураны саклап булмады шул. Веранданың да тәрәзәләре ярылды. Өйгә почмактан ут капкан иде, аны сүндерергә җитештеләр. Мунчаның тәрәзәләре, ташы исән калды. Агачтан салынган каралты-куралар тулысынча янып бетте.

Мал-туарларны көтүлектә булулары коткарып калды. Ә мескен тавыкларым кычкырышып күз алдымда янып үлделәр.

Бу хәерсез көн күзне йомгач та күз алдынннан китми. Йоклап та, ашап та булмый. Бигрәк куркыныч булды. Инде ичмасам йортсыз калдырмадың дип Ходайга рәхмәт укыйм. Минем йортны шул янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнгә генә саклап кала алдык. Биш минутка соңрак килгән булсалар, минекен дә сүндерергә җитешмиләр иде.

Ике көн буе өмә ясап, калдык агачларны, тимерләрне чыгардык. Гараж, мунчаларны торгызырга иде, тик аның хәзер төзелеш материалларына да якын килерлек түгел. Бөтен нәрсәгә бәяләр артты…

Авылдашларга бик зур рәхмәт, болар берсе дә үзең генә эшләп чыга торган эш түгел. Сарай урыннарын чистартырга ярдәм иттеләр. Картага да кем – 100, кем 500 сум җибәрә башлады, йортсыз калган кешеләргә үзебезнең авылдашлар да, күрше-тирә авыллардан да әйберләр алып киләләр.

Бу янгын көченә кешеләр генә берничек тә каршы тора алмый икән. Йорт янына якын килерлек түгел иде. Каршы якта юл аша торган кешеләр дә ялкын кызуына чыдап булмады, диләр. Әзерләгән печән, саламнар да дөрләп янды, малларга ашатырга да бернәрсәбез калмады. Аллаһы Тәгалә мондый хәвефләрне беркемгә дә күрсәтмәсен, сөйләп бетерә алмаслык хәсрәт», - диде Раушания апа.

Бүгенге заманда йорт торгызу – бик күп финанс чыгымнары сорый торган эш. Каза күргән гаиләләргә ярдәм итәргә теләк белдерүче шәфкатьле кешеләр булыр дип ышанабыз. Бүген 50-100 сум да әлеге гаиләләр өчен файда булыр иде.

Акча күчерү мөмкинлеге булганнар өчен бәла килгән гаиләләрнең телефон номерлары (Сбербанк): 

8-960-073-52-15 – Закирова Раушания 

8-965-618-84-93 – Хафизова Гөлсәрия

8-917-253-37-26 – Шакирова Хөсния

8-919 -641-29-89 – Рамил Илһаметдинов

 

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

В РМАТ ПРОШЕЛ I БИЗНЕС-ФОРУМ ВЫПУСКНИКОВ РМАТ 1999-2023 ГОДА ВЫПУСКА, ПОСВЯЩЕННЫЙ 55-ЛЕТНЕМУ ЮБИЛЕЮ АКАДЕМИИ

"Возрождение интереса к народному искусству и ремеслам в современном мире"


Щитовидная железа - что это? Где находится? Какие заболевания вызывает?

Дорожные ирригаторы Revyline RL 660 New Black скоро появятся в представительстве бренда в Улан-Удэ

Российские туристы встретились с таджикскими строителями в Новой Зеландии и были удивлены их жизни и ответами на вопросы

Лукашенко лоббирует интересы Алиева по изоляции Армении


Boeing passenger ‘DIES in horror turbulence’ on flight from London sparking emergency landing in latest airline tragedy

AML check crypto

Precision in Motion: Exploring Baltic Bearing Company-Riga

Gunmen open fire and kill 4 people, including 3 foreigners, in Afghanistan's central Bamyan province


ТСД SAOTRON RT-T50: высокопроизводительный терминал сбора данных промышленного класса

Новые вызовы и обеспечение технологического суверенитета квалифицированными кадрами обсудили в Москве

На Невском заводе электрического транспорта наградили победителей фестиваля «Транспорт: будущее»

Работники АО "ДиМ" приняли участие во всероссийском полумарафоне


Always keep backups: an 'unprecedented' Google Cloud debacle saw a $135 billion pension fund's entire account deleted and services knocked out for nearly two weeks

Five new Steam games you probably missed (May 20, 2024)

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Sea War: Raid 1.131.0


Estischool - Школа за британською програмою


«СВЯТОЙ ЛЕНИН» УЛУЧШАЕТ ЗАКОНЫ, управляет патентами и улучшает командное планирование в целях учёта интереса всего народа.

В Москве произошла драка с участием 15 человек, двое в больнице

V Общероссийская конференция «Устойчивое развитие этнокультурного сектора» представит калейдоскоп успешных практик в сфере социального проектирования

Чеченка Лия Заурбекова поделилась подробностями конфликта с семьей в полиции




Что там в IT: ИИ-отрыв Google, ChatGPT почти человек, отечественный BIOS

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

На Бутовском полигоне в Ленинском округе состоится ежегодное Патриаршее Богослужение

Рябков: пока неизвестно, когда президент Венесуэлы Мадуро посетит Москву


В Академическом районе построят жилой дом по программе реновации

Загрутдинов: строительство новой школы в Ватутинках почти завершено

Торговый центр построят в Зеленограде

В Московской области сотрудниками Росгвардии задержан подозреваемый в краже из магазина


Рыбакина узнала свое место в новом мировом рейтинге

Касаткина, Андреева и Кудерметова — в тройке лидеров в борьбе за звание лучшей теннисистки

Экс‑теннисистка Джорджи обвиняется в краже мебели и ковров на €100 тысяч — СМИ

Российский теннисист Медведев опустится на строчку в рейтинге ATP


В Китае возмутились провокацией США с «продажей» Дальнего Востока

BNA: король Бахрейна в среду приедет в Россию для переговоров

Торговый центр построят в Зеленограде

Российского ректора осудили за хищение 25 миллионов рублей из бюджета


Музыкальные новости

«Прыгала, как сумасшедшая»: Юлия Савичева рассказала об исполнении давней мечты в шоу «УТРО. ТНТ»

Шнуров и Киркоров устроили перепалку из-за "Евровидения" на съёмках "Новой Фабрики звёзд"

«Забыл, сколько мне лет», «хавчик», «на чилле» и другие великие мемы от Джигана

Булат Окуджава и мой ответ тем, кто хотел бы его «отменить»



«СВЯТОЙ ЛЕНИН» УЛУЧШАЕТ ЗАКОНЫ, управляет патентами и улучшает командное планирование в целях учёта интереса всего народа.

Свыше 600 навалов мусора устранили в Подмосковье за неделю

В Москве произошла драка с участием 15 человек, двое в больнице

Lipatov Sound заявил о выходе нового трека “Red City”


Что там в IT: ИИ-отрыв Google, ChatGPT почти человек, отечественный BIOS

Тариф – Концерт. Провести свой Концерт.

Юные туляки стали лучшими на первенстве России по карате спорта глухих

Свыше 600 навалов мусора устранили в Подмосковье за неделю


Москвичам посоветовали быть внимательнее на дороге из-за тумана

В Воскресенске сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в умышленном повреждении чужого автомобиля

Полиция начала поиск скрывшихся участников массовой драки на юге Москвы

Источник 360.ru: на Ленинградском шоссе в САО Москвы случилось ДТП с 8 машинами


Король Бахрейна сегодня прибудет в Москву

Путин: РФ продолжит взаимодействие с Ираном как при Раиси

BNA: Король Бахрейна прибудет в Москву по приглашению Путина

Король Бахрейна прибудет 22 мая с визитом в Москву


Заболеваемость COVID-19 в России выросла почти на 14,7 процента за неделю

Шизофрения и болезнь Альцгеймера: симптомом какой болезни может стать потеря обоняния




В Москве завершился Всероссийский форум «Здоровье нации – основа процветания России».

В Москве произошла драка с участием 15 человек, двое в больнице

Онколог Анастасия Марьенко объяснила, кто подвержен риску развития меланомы

Новое отделение вызовов врачей на дом открылось в МОЦОМД в Люберцах


Зеленский объяснил, почему не хочет приглашать РФ на «саммит мира»


Олимпийский чемпион Роман Костомаров поздравил победителей номинации «Экскурсия без границ» программы «Лига Экскурсоводов»

Бонгонда: стадион и база «Спартака» — мои любимые места в Москве

«Молитесь, друзья»: сын олимпийского чемпиона Ивана Стретовича погиб во время родов в Новосибирске

Сергей Собянин подвел итоги Московской олимпиады школьников


Запись от имени Президента Беларуси сделана в книге соболезнований в посольстве Ирана



Сергей Собянин. Главное за день

Сергей Собянин: Колледжи проведут Дни открытых дверей

Сергей Собянин подвел итоги Московской олимпиады школьников

Собянин рассказал о Международном форуме инноваций БРИКС


Сергей Собянин. Главное за день

Российский рынок одноразовой биоразлагаемой посуды: итоги 2023 г., прогноз до 2027 г.

Собянин рассказал о развитии инновационной экосистемы Москвы

Якутия представила цветочную инсталляцию «Мост в будущее» на выставке «Россия» в Москве


Сибирская школа геонаук ИРНИТУ проводит геологический семинар

В выставке «Металлобработка-2024» принимают участие 270 компаний Москвы

Купить мебель онлайн

В Москве рассказали о работе туристических инфоцентров


Архангельск впервые принял Всероссийские соревнования по танцевальному спорту

Общее дело: в новом сезоне волонтеры продолжат работу по сохранению объектов культурного наследия в Архангельской области

Истории жителей Поморья представили в семейном мюзикле в Архангельске

«Северная красота» пусков Плесецка


Премию Фета получил поэт из Югры

Литературный монолог «По праву памяти», к 105-й годовщине со дня рождения А.С. Крупнякова, советского и российского писателя.

Выставка славянских истоков «В бессмертье уходит всеведенье литер простых»

«Дефицитный продукт». В Севастополе малогабаритки стали дороже, Симферополь продемонстировал падение стоимости квадрата


Мужчину с крупной партией мефедрона задержали в Даниловском районе

Работы по благоустройству четырех крупных парковых территорий начались в Москве

В Московской области сотрудниками Росгвардии задержан подозреваемый в краже из магазина

Вослед ушедшему: поэт Борис Лапузин












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в финал турнира WTA-125 в Париже, обыграв Грачёву






Работы по благоустройству четырех крупных парковых территорий начались в Москве

Лесной пожар потушили во Фрязине 21 мая

Мужчину с крупной партией мефедрона задержали в Даниловском районе

Челябинский краеведческий музей готовит большой проект, посвященный Есенину