Россия Президенты Татарстанда дүрт судья билгеләде
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Татарстанда дүрт судья билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Владимир Путин указы нигезендә, Рәис Гаязов – Биектау район суды, Станислав Алексеев ТР Арбитраж суды хөкемдары итеп билгеләнде. Моннан тыш, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дә судьялар алышынды. Автокалада бу вазифаны – Әлфинур Гыймазетдинова, Алабугада Лилия Хөснетдинова биләячәк.