Россия Хөкүмәте табибларга махсус түләү өчен 50 млрд сумнан артык акча бүлеп бирде
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Медицина хезмәткәрләре ноябрь, декабрь һәм гыйнвар айлары өчен махсус түләүләрне вакытында алачак. Шул максатларга Министрлар Кабинеты 50 миллиард сумнан артык акча бүлеп биргән. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча координацион советы президиумы утырышында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте. «Бу акча гыйнвар бәйрәмнәрендә стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә эшләүче медицина һәм социаль хезмәткәрләргә Президент тәкъдиме буенча ике тапкыр арттырылган түләүдән тыш бирелә» ... Читать дальше...