Россиядә коронавируска иммунитет дәрәҗәсен ачыклый торган тест барлыкка киләчәк
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясенә иммунитет дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк яңа тестлар әзерләнә. Бу хакта «Известия» газетасы Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, иммунитет киеренкелегенә яңа тестлаштыру якын арада барлыкка килергә мөмкин.
«Бүгенге көндә безгә иммунитетның киеренкелеген билгели торган яңа тестлар кирәк. Без бу юнәлештә эшлибез инде. Тиздән яңа тестларны терки алырбыз дип өметләнәм», - диде ул.