(Казан, 8 октябрь. «Татар-информ»). Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты әгъзаларыннан дәүләт башлыгы йөкләмәләрен вакытында гамәлгә ашыруны таләп итте. «Моннан тыш, йөкләмә күптәнге булса, ул аерым игътибарга лаек. Әйдәгез, Президентка Хөкүмәт әгъзаларына халык алдында кисәтүләр ясарга туры килмәсен өчен, вазгыятьне контрольда тотыйк», — диде Премьер-министр. Сишәмбе көнне физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышында Владимир Путин аның кайбер күрсәтмәләренең үтәлмәвен билгеләп үтте. Аерым алганда, кисәтүләр физик культура һәм спорт турындагы законнарны һәм мәгариф турындагы законнарны гармонизацияләү буенча йөкләмәләрне гамәлгә ашыруга кагылышлы иде. Шулай ук Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин палатаның контроль һәм регламент комитетына Президентның нинди күрсәтмәләре тормышка ашырылмавын анализларга кушты.